Балыклы авылында яшәүче Миннероза Касыймова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Олыяз авыл жирлеге башлыгы Рамил Мәликовлар ихлас теләкләрен җиткереп, район башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Миннероза апа 1934 елның 25 декабрендә Балыклы авылында төпчек бала булып дөньяга килә. 7 сабыйга гомер биргән әнинең 4 баласы – өч кыз бер улы гына олы тормыш юлына чыга, калганнары бер-бер артлы якты дөнья белән хушлаша. Кайгы-хәсрәт үзе генә йөрми, диләр бит. Миннераузага 3 яшь тулганда – әтиләре, ә алты яшьлек чагында әниләре дә үлеп китә. 14 яшьлек иң зур апалары Миннур сеңлеләренә ата да, ана да була
Язмам герое дөм ятим калып, апасы тәрбиясендә үссә дә тормыш юлында югалып калмый. Авылдашы Равил белән гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстерәләр.
Бүгенге көндә юбиляр улы Мәгъсүм килене Нурсилә тәрбиясендә авылда яши. 4 оныгы, 8 оныкчыгының дәү әнисе булып, аларның уңышларына сөенеп, һәркөн аларга яхшы теләкләрен теләп, хәер-догасыннан калдырмый.
Чыганак: kukmor-rt.ru