tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман һәм Әлмәт районы мәктәпләрендә балалар белән очрашулар узды
Сарман һәм Әлмәт районы мәктәпләрендә балалар белән очрашулар узды

Сарман һәм Әлмәт районы мәктәпләрендә балалар белән очрашулар узды

13 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе, “Бубилар мирасы”н торгызу иҗтимагый оешмасы директоры Җиһангәрәев Искәндәр Рөстәм улы Сарман районы Әлмәт авылы һәм Әлмәт районы Тайсуган авылы мәктәпләрендә балалар белән күрешүдә катнашты.

Очрашу район һәм шәһәр мәктәпләренең татар теле дәресләренә, көнүзәк булган проблемалар хакында ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкинлек бирде. Милли белем-тәрбия бирү, укытуның сыйфатын күтәрү турында фикерләр алышынды. Фән өйрәтү белән бергә милли тәрбияне заманча ысуллар кулланып үткәрү мөмкинлеге турында да фикер йөртелде.

Мәсәлән, “70 төрле һөнәр” балалар сәнгать түгәрәгендә егетләр һәм кызлар аерым вакытларда шөгыльләнә. Ир балалар агачтан, тимердән, пластиктан төрле әйберләр, җиһазлар ясарга һәм ремонтларга, төзелеш һәм төзекләндерү, электрик, эретеп ябыштыру һәм башка эшләргә өйрәнә. Кызларны тегәргә, бәйләргә, аш-суга, чүлмәк ясау кебек һөнәрләргә өйрәтергә җыеналар.

Үткәрелгән чараларда милли тәрбия үсеше өчен башкарылган эшләр күрсәтелде.  Төрле яшьтәге укучылар белән үткәрелгән чаралар нәкъ менә милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп, алардагы нәфислекне, күңел сафлыгын, әдәп-тәрбия дәрәҗәсен аңлату һәм кире кайтару максаты белән эшләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*