Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки” иҗат түгәрәге 2013 елның 15 декабрендә “Шигъри сабантуй” ярышы үткәрә. “Шигъри сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карый ала. Конкурста ВУЗ студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (10-11 сыйныфлар) катнаша.
“Шигъри сабантуй”да катнашу өчен кимендә өч шигырь һәм автор турында белешмәне [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шигырьләр 17 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Әлеге конкурста катнашкан мәктәп укучыларына һәм аларның остазларына катнашу сертификаты, җиңүчеләргә – дипломнар, рәхмәт хатлары һәм спонсорлардан бүләкләр тапшырыла. Бәйгенең төгәл программасы “Әллүки” сайтында һәм социаль челтәр битендә урнаштырылган.
Белешмә өчен телефон: +7-960-044-7326.