Ульяновск өлкәсенең тикшерү комитеты хезмәткәре Раил Рахматуллин Ленинград блокадасы михнәтләрен үз җилкәсендә татыган Рауза Шамсутдинованы Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Рауза Адельша кызына тиздән 87 яшь тула. Ул 1938 елның 5 февралендә Ленинград шәһәрендә туа. Нева елгасы буендагы төньяк башкала фашистлар блокадасын кичергән чорда аңа нибары алты яшь тулган була. Ул чакта әле кечкенә булуына карамастан, шәһәрдә барган куркыныч вакыйгаларны, туктаусыз атыш тавышларын яхшы хәтерли ул. 1944 елда аларның гаиләсен Ульяновск өлкәсенә эвакуациялиләр, биредә алар сыену урыны таба.
Сугыш елларына бәйле истәлекләр күп балалы гаиләдә туып үскән Рауза Шамсутдиновага һаман да тынгылык бирми, еш кына төшләренә кереп йөдәтә. Якында гына снарядлар шартлаган тавыш хәзер дә колагымда яңгырый сыман, бомбага тоткан вакытта яшеренү урыны – укрытие эзләп йөгерүләребез бүгенгедәй күз алдымда, ди Рауза апа, күңел хатирәләре белән уртаклашып.
Эвакуация буенча Иске Кулаткыга килеп урнашканнан соң, Рауза мәктәпкә йөреп башлангыч белем ала. 1959 елда язмыш җилләре аны ерак Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә илтеп ташлый. Анда кияүгә чыга, ире белән матур гына яшәп, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Газиз анага кайгы-хәсрәт күрергә дә туры килә – Совет Армиясе сафларында хезмәт итүче улы Әфганстанда һәлак була. Йөрәк парәмне – улымны югалту хәсрәте күңелемдә, йөрәгемдә тирән, беркайчан да төзәлмәс яра калдырды, ди Рауза апа, ачы күз яшьләрен сөртеп. 2003 елдан Рауза Адельша кызы Радищево район үзәгендә гомер кичерә. Якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп тыныч картлык көннәре кичерә ул.
Хөкүмәтебез Бөек Ватан сугышының тере шаһиты булган Рауза Шамсутдинованы «Жителю блокадного Ленинграда» дип аталган истәлекле билге белән бүләкләгән.
“Дәүләткә рәхмәт, пенсияне вакытында ай саен биреп торалар, җитәкчеләр хәлемне белергә килеп йөриләр. Без күргәнне беркемгә дә күрергә язмасын. Дөньялар, ил-көннәребез тыныч, имин булсын”,- ди Рауза апа.
Тикшерү комитеты хезмәткәре Раил Рахматуллин утлар-сулар кичкән ветеранның истәлекләрен тыңлады һәм Рауза апа Шамсутдинованың тормыш юлына, батырлык үрнәгенә соклануын белдерде.
“Ленинград блокадасы – илебез тарихының онытылмас бите ул. Сез – җиңүчеләр буыны вәкиле, Россия үткәненең мөһим өлешен кадерләп, бөртекләп саклаучыларның берсе. Сезнең чор кешеләре фашистларны тар-мар итеп, Туган илебезне, Ватаныбызны яңадан торгызган, аякка бастырган. Сезнең тормыш юлыгыз үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Без сезгә чиксез рәхмәтле. Исәнлек-саулык, озын гомер, тагын озак еллар безне шатландырып яшәвегезне телибез”,- диде тикшерү комитеты җитәкчесе Раил Рахматуллин.
И.ИНСАФОВ
Чыганак: emet73.ru