Бүген, 21 февраль көнне, “Илһам чишмәсе” исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы башланды.
Бәйге катнашучылары Илһам Шакировның туган авылы – Тукай районы Яңа Бүләктә мәшһүр шәхесебезнең туган йортын карадылар һәм музеенда булдылар. Биредә алар шулай ук Илһам Шакиров бюстына чәчәкләр салдылар.
Бюст Илһам Шакиров музей йорты каршында урнашкан. Бюстның скульпторы — Санкт-Петербургтан Венера Абдуллина.
Илһам Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Татар халкына XX гасыр биргән бөек шәхесләр арасында, һичшиксез, Илһам Шакиров исеме дә бар.
Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрә, ул башкарган әсәрләр, классик дәрәҗәдә булып, татар мәдәниятенең “алтын фонд”ын тәшкил итә.