Быел Казанда төп гает намазын «Мәрҗани» мәчетендә укыячаклар. Җирле телеканаллар биредән трансляция алып барачак. Мәчеттә бәйрәм намазын беренче тапкыр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкләячәк. Анда республиканың беренче затлары, шул исәптән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. Бу хакта мәгълүматны «Миллиард.Татар»га ТР мөселманнары Диния нәзарәтендәге чыганак раслады.
Татарстанда Ураза гаете көнне бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгатьтән башлана, Казанда мәчетләрдә гает намазы иртәнге 5:49 сәгатьтә укылачак.
2024 елның көзендә Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, 30 ел Мәрҗани мәчете имамы булганнан соң, вазифасыннан китте. Яңа имам итеп ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил Зөфәров билгеләнде. Быел мәчеттә актив рәвештә төрле чаралар уздырыла. Мәчеттә шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллинның журналистлар өчен ел саен оештырыла торган ифтары була.
Былтыр биредә шулай ук Мәрҗани мәчете музее ачылды.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar