tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җылы мөнәсәбәт – җылы йортларда
Җылы мөнәсәбәт – җылы йортларда

Җылы мөнәсәбәт – җылы йортларда

Быел Юлиус Фучик урамында менталь үсеше үзенчәлекле балалар өчен «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгенең икенче фатиры эшли башлаячак. Хәзер мондый йорт Карьер бистәсендә эшли. Анда 10 бала яши.

Проект 15 елга якын инвалид кешеләргә ярдәм итүче Гөлнара Галиәхмәтова инициативасы белән чынга ашырыла. 2022 елда муниципалитет үзәккә бүлмәләр тапшырды, анда балалар өчен торак бүлмәләр, аш-су, кунак бүлмәсе җиһазландырылды. Биредә тәрбияләнүчеләр мөстәкыйль тормышка өйрәнә: эшлиләр, җыештыралар, ашарга әзерлиләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр.

«Кечкенә «инештән» хәйриячелекнең зур елгасы барлыкка килә. Без, һичшиксез, үзәккә алга таба да ярдәм итәчәкбез, яңа бинада җиһаз белән ярдәм итәчәкбез, барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәчәкбез. Бу проект Казан өчен дә, республика өчен дә уникаль», — дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Яхшылык – иң лаеклы сыйфатларның берсе!

Чыганак: Казан Мэриясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*