22 апрель Саба район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Гөлүсә Закирова катнашында «Хәтер яши китап битләрендә, горурлыгы булып халкымның» дип исемләнгән әдәби чара узды.
Чараның беренче өлеше Люция Шәрәфиеваның, Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган һәм яу кырыннан туган ягына исән-сау әйләнеп кайткан 149 авылдашы тарихын, 101 тыл ветераны турында мәгълүмат һәм сугыш чоры балалары истәлекләре кертелгән «Олы Кибәче авылының Хәтер китабы» турында булды.
«Очрашуда автор китапның ничек язылуы, туплануы турында сөйләде. Китапка кергән истәлекләре белән уртаклашты. Олы Кибәче авылы китапханәчесе Гөлүсә Фатыйхова әлеге китапка улының кергән язмасы белән таныштырып, язучыга теләкләрен җиткерде», – дип хәбәр итә китапханәче Илсөяр Шакирҗанова.
Чараның икенче өлеше, Саба урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Булат Маулинның, язучы Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабындагы повестьтан өзек сөйләү белән башланды. Гөлүсә Закирова әлеге китабына кергән повестьта 2022 елның 24 февралендә башланган махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугышчан юлын тасвирлый. Язучы белән китап турында әңгәмә корылып, китап укучылар уй-фикерләрен җиткерделәр. Әсәрдәге «Бабай» образының прототибы Тимершык егете Илнар Алтынбаевның тормышы иптәше Гүзәл ханым да хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Әдәби кичәдә Эзмә авыл мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов, Саба урта мәктәбеның 11 сыйныф укучылары Әмирхан Заһидуллин (баянда), Булат Маулин җырлары яңгырады, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar