tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш районының Никахлашу сараенда «Кыз озату» йоласы үткәрелде
Фото: © ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте
Фото: © ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте

Мамадыш районының Никахлашу сараенда «Кыз озату» йоласы үткәрелде

Мамадыш районының ЗАГС белгечләре Никахлашу сараенда заманча кыз озату кичәсенә татарча стильдәге альтернатива күрсәтте. «Кыз озату» сценарие татар туй йолалары нигезендә әзерләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кыз озату» – никах алдыннан уздырыла торган кичә. Анда кәләшнең дус кызлары һәм гаиләсеннән берничә буын хатын-кызлар: әнисе, әбиләре, апалары, сеңелләре җыела. Өлкән буын вәкилләре бәйрәм өстәле өчен милли татар ризыклары әзерли, җырлар җырлый, нык гаилә серләре белән уртаклаша, кәләшкә киңәшләр һәм хәер-фатихалар бирә. Кәләш иптәш кызларына туй күлмәген һәм бирнәсен күрсәтә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Болар барысы да кыз озату кичәсендә катнашкан кунакларга күрсәтелгән. Алар арасында югары сыйныфларда укучы кыз балалар, кияүдә булмаган кызлар, булачак кәләшләр булган. Бәйрәмдә кәләш буларак районда яшәүче Ләйлә чыгыш ясады. «Кыз озату» кичәсе аның өчен никахы алдыннан репетиция булган. Булачак хатыны янына көтмәгәндә кияү килеп керү тантананың кульминациясе булды.

Мамадыш районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дульмиева аңлатып үткәнчә, кыз озату кичәсе йоласы буенча нәкъ менә шулай тәмамлана торган булган. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова яшь парга истәлекле бүләк тапшырды һәм ныклы гаилә тормышы, мәхәббәт һәм иминлек теләде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*