Казан шәһәр филармониясе белән Ульяновск шәһәренең “Киндяковка” мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” татар халык театры хезмәттәшлек итү турында килештеләр. 27 апрельдә, Киндяковка мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” татар халык театры (режиссёры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова) Казан тамашачысына Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Әниемнең җылы кочагы” спектаклен күрсәтәчәк.