tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

26 апрельдә, Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чара татар әдәбияты классигының 139 еллыгына багышланды. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Татарның мәшһүр улының һәйкәле янында Мәскәү татар җәмәгатьчелеге, белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче балалар, Тукай иҗатын сөючеләр һәм шагыйрьнең талантын хөрмәт итүчеләр җыелды. Тантаналы чарада шулай ук Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов катнашты.

Чара татар шагыйренең исемен зурлау һәм аның иҗатына хөрмәт күрсәтү бәйрәме булды. Һәйкәл янында Габдулла Тукайның танылган шигырьләре яңгырады. Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы татар мәктәбе укучылары шагыйрьнең иң матур шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды.

Шигырь бәйрәмендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада катнашучы Мәскәү шәһәре укучылары Зәмирә Шәрәфиева һәм Данис Шиһапов та катнашты. Алар олимпиадада зур уңышларга ирешкән – Зәмирә олимпиаданың җиңүчесе, ә Данис призеры булган. Бүген биредә аларга да сүз бирелде. Зәмирә Шәрәфиева Мостай Кәримнең «Тукайга» шигыре белән чыгыш ясады.

Чара татар милләтенең рәсми булмаган гимнына әйләнгән «И туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maskauda-tatar-amagatcelege-tukai-haikalena-cacaklar-saldy-5903798

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*