Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә ТР Язучылар берлеге әгьзасы, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Кояш Тимбикова премияләре иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, якташ язучы, шагыйрә Минзифа Әхмәтшина белән
“Көзге яшен булып күкрәвем” исемле очрашу уздырылды. Чарада Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, җирле татар конгрессы җитәкчесе Фәрит әфәнде Галимов, мәктәп укучылары, укытучылар, мөслимәләр, ” Ак калфак” оешмасы ханымнары катнашты. Якташ шагыйрә Минзифа ханым иҗат иткән күп кенә шигырьләр, җырлар яңгырады, шулай ук якташыбызның кул эшләре күргәзмәсе белән дә таныштык.
Язучының туган җиренә, туган төбәгенә булган хөрмәте, туган теленә, әдәбиятка, шигьрияткә булган мәхәббәте барыбызда да зур горурлык хисләре тудыра, күпләр өчен үрнәк алырлык. Чарабызда катнашучылар бу очрашуны күңелләрендә озак сакларлар дип уйлыйбыз.
“Ак калфак” оешмасының Чистай бүлекчәсе