2025 елның 16-18 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы узачак. Форум, гадәттәгечә, Россиянең барлык почмакларыннан имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм экспертларны берләштерәчәк.
Чарада Россия Федерациясенең 74 төбәгеннән 1049 делегат катнашуы көтелә. Бу Россиядә мөселман руханиларының бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән Форум.
Форумның төп вакыйгалары:
16 май:
Форум катнашучыларны теркәү һәм урнаштырудан башланып китә. Теркәлү узганнан соң, делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә җомга намазы укаячак. Форумның тантаналы ачылышы «Казан» Агросәнәгать паркында (Аграр ур., 2) уза. Ачылыштан соң, биредә үк, «Russia Halal Expo 2025» хәләл-индустриясе һәм «Татар базары» күргәзмәсен карау планлаштырыла.
17 май:
«Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә (Выставочная ур., 1) Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Форумның пленар утырышы узачак. Пленар өлештән соң тематик дискуссон мәйданчыклар эшли башлый. Мәйданчыкларда рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, Ислам мәгарифен үстерү һәм милли үзенчәлекне ныгытуда диннең роле турында фикер алышачаклар.
18 май:
Форумның йомгаклау көнендә делегатлар борынгы Болгар шәһәренә юл тота. Алар анда «Изге Болгар җыены» чарасында катнашачак. Биредә «Тәүбә» йоласын үткәрү, тантаналы ачылыш, җәмәгать белән өйлә намазын уку каралган.
Форумның төп бурычы:
Форум татар халкының милли үзаңын һәм рухи мәдәниятен ныгытуга ярдәм итеп, мөселман җәмәгатьчелеге, руханилар һәм дәүләт структураларының үзара бәйләнеше һәм диалогы традицияләрен дәвам итә.