Кичә Шәрык клубында «Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештыручылар һәм волонтерлар өчен күңелле очрашу узды!
Чараны «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе Райнур Хәсәнов ачып җибәрде. Журналист, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, Yummy Music лейблы креатив директоры Рәдиф Кашапов форум тарихы, эшчәнлеге белән таныштырды, истәлекләре белән уртаклашты.
Кичәдәне стендап чыгышлары да бизәде: Динара Зиннәтова, Баязит Зәйдуллин һәм Хәлим Шәйхетдинов мәзәкләре белән кәефне күтәрде.
Моннан тыш, волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырдык, бүләкләр уйнаттык — һәркем истәлекле бүләк белән кайтып китте.
Рәдиф Кашапов гитарада уйнап, җырлары белән күңелләрне әсир итте. Ә кичәнең иң җылы мизгеле – Айдар Ниязовның пианино уенына кушылып, барыбыз бергә «Туган тел»не җырлавы булды.
Чыганак: TATFORUM