tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өчкаен авылында – “Хәтер дивары”
Өчкаен авылында – “Хәтер дивары”

Өчкаен авылында – “Хәтер дивары”

Яңа Малыклы районы Өчкаен авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган “Хәтер дивары”н һәм СВОда сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә фотогалерея ачу тантанасы узды.

Мәдәният йорты фойесында җәелеп киткән экспозициядә портретлар, сугыш елларын чагылдырган фотосурәтләр, ветераннарның документлары һәм дәүләт бүләкләре урын алган. Экспозициядә барлыгы 250 портрет һәм фоторәсем белән танышырга мөмкин.

Әлеге проектның инициаторлары һәм иганәчеләре – Өчкаен авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәфыйк Мифтахетдиновның сеңелесе, Илдар Ябировның әти-әнисе, Илья Атнюковның тол хатыны Лияна.

Авылыбыз китапханәсендә күп еллар дәвамында Бөек Ватан сугышында, Әфган һәм Чечня сугышларында катнашучылар, шулай ук хәзерге СВО зонасында һәлак булган геройлар турында мәгълүматлар тупланды. “Үлемсез полк” дип аталган виртуаль фотогалерея булдырылды. Өчкаен халкы безнең фотогалереяга кермичә калган ветераннар һәм геройларның фоторәсемнәрен китереп бирделәр. Гомәр Сәгыйров проектны гамәлгә ашыруга, күргәзмәне бизәүгә зур өлеш кертте.

“Хәтер дивары”н ачу тантанасында катнашучыларны Яңа Малыклы район хакимияте вәкиле Елена Пушкина сәламләде. Туган илебезне яклаучылар өчен төп бүләк – без буыннан-буынга тапшырырга тиешле истәлекләр, күңел хатирәләре, дип ул патриотик проектны тормышка ашыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Ә без Бөек Ватан сугышы елларында туган җиребезне дошманнан азат итү өчен фронтка киткән яшь егетләр һәм кызларга рәхмәтебезне юллыйбыз. Тылда калучылар солдатларга җибәрү өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Бөек Җиңү көнен якынайту өчен бөтен тырышлыкларын куйганнар. Сугыш күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Әтиләре, ирләре яки уллары Ватан хакына яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Сугыш елларында ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә була. Шулай ук фашист концлагерьларында үлүчеләр саны да исәпсез. Күп авылдашларыбыз бу сугыштан өйләренә кире әйләнеп кайтмый. Нинди зур югалту! Ләкин халыкның тырышлыгы, фидакарьлеге бушка китми – күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңеленә беркайчан да онытылмас көн булып уелып кала.

Хәзерге вакытта Россиядә 9 Май Бөек Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Менә инде 80 ел узса да, Бөек Ватан сугышы халык хәтерендә иң авыр, дәһшәтле сугыш буларак саклана һәм халкыбыз батырлыгы һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алына. Батырларга мәңгелек дан һәм хөрмәт! Безнең бурычыбыз – илебез халкының сугыш чорындагы батырлыклары турында истәлекләрне һич тә онытмыйча, киләчәк буыннарга да тапшырып калдыру.

Әлеге чара Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

Әнисә НЕТФУЛЛИНА,

Өчкаен авылы китапханәчесе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*