Ханти-Манси автономияле округының Советский шәһәре Үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт иҗатына багышланган кичә үткәрелгән.
«Иҗат тормышымдагы истә кала торган сирәк кичәләрнең берсе булды дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр. Себер, тайга… Бу төбәкләр мине күптән үзләренә ымсындырып тора иде. Ниһаять, әлеге теләгем дә тормышка ашты. Татарстаннан шактый еракта яшәүче милләттәшләребез белән очрашу аеруча истәлекле була икән ул. Биредә шигырьләрне бирелеп, яратып кына түгел, ә күз яшьләре белән дә тыңлыйлар икән», – дип язган «ВКонтакте» сәхифәсендә Рәмис Аймәт.
Аның әйтүенчә, китапханәнең очрашулар залы тамашачылар белән шыгрым тулы булган. «Кичәгә хәтта күрше шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез дә килгән. Ә инде Советский районы хакимияте башлыгы Евгений Буренковның кичәдә катнашып чыгыш ясавы минем өчен зур мәртәбә булды. Күренеп тора, әдәбият-сәнгатькә тирән хөрмәт белән карый торган шәхес. Әлеге кичәне оештыручыларга, аеруча китапханә директоры алыштыргысыз Энҗе Бикташева, Совет районы милли-мәдәния автономиясе рәисе Денис Садыйковка зур рәхмәтемне җиткерәм», – ди ул.
«Рәхмәтләрнең иң зурысы – мине әлеге сәфәргә юллаган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына. Иң сөендергәне – китапханәдә татар китаплары фонды да шактый икән. Бу яктан Энҗе Бикташева Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле. Чөнки татар китаплары белән аларны конгресс тәэмин итә. Сәфәребез бик мәгънәле һәм нәтиҗәле булды», – дип яза Рәмис Аймәт.
Бер үк вакытта Советский һәм Нягань шәһәрләрендә үткәрелгән Сабантуй бәйрәмнәрендә дә катнашу бәхете насыйп булган. «Сабантуйда Казаннан Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Халыкара конкурслар лауреатлары Алсу Вәлиуллина һәм Алина Әхмәтшина чыгыш ясады. Аларның чыгышлары милләттәшләребез йөрәгенә сары май булып ятты. Мин дә, автор-башкаручы буларак, үземнең шигырьләргә иҗат ителгән җырларны бүләк иттем», – ди Рәмис Аймәт.
Чыганак: tatar-inform.tatar