tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һаман камилеккә омтылам
Һаман камилеккә омтылам

Һаман камилеккә омтылам

Алар икесе дә – июнь кызлары. Лена Шагыйрьҗанның тууына – 80 ел. Луара Шакирҗанова бу көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген Луара ханым белән сөйләшәбез… Йомшак ягымлы тавышы, җаннарны эретерлек тембры белән ул безне рәхәт бер дулкынга күчерә. Зифа буй-сыны белән күзләрне иркәли. Сылу. Затлы. Зәвык белән киенгән. Үзеннән нәфислек, ихласлык, шул ук вакытта аристократлык бөркелә… Татар театр сәнгатенә бөтен барлыгын, талантын биргән актриса, җанга ятышлы сценарийлар авторы, кирәксә – үзенчәлекле режиссер…  Ул – театр дигән тылсымлы дөнья илчесе. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты… Мин аны Камал театрының йөзек кашы дияр идем. Фәлсәфи шигырьләр язарлык, тәрҗемә итәрлек әдәби таланты да бар аның. Апасы, күренек­ле шагыйрә Лена Шагыйрьҗан шигырьләрен аерым бер ярату белән укып таң калдыра. Сәгатьләр буе Гаяз Исхакый турында сөйли ала. Финляндия татарлары белән «Галиябану», «Асылъяр»ларны кую­ын илһамланып искә төшерә. Икенче исеме Зөһрәнең ничек «тууын», аны мөфти шәех Равил Гайнетдин үзе куйганын елмаеп искә ала. Театр артистларының һәркайсы турында яратып сөйли…

ТАМЫРЛАР Туган җирем Әтнә төбәгенең Күлле-Киме авылы булса да, әти-әнием Чаллы ягыннан. Әтием Галим Мусабай авылыннан, әнием Хәтирә – Бордыбаштан. Шушы авыллар зиратында минем әби-бабаларым ята.

Әти белән әни 16-17 яшьлек чакта очрашалар. 1925 нче елларда мәдрәсә тәмамлаган үсмер кызны һәм яшь егетне мәктәптә укытырга калдыралар. Бераздан Казанга рабфакка җибәрәләр. Аннары Чаллыдан килгән бу егет белән кыз педагогия институтына укырга керә. Гаилә кора. Укытучы дипломы алып, башта Әтнә районында, аннары Калинин (хәзерге Актаныш, Мөслим, Минзәлә) районының Пучы, Байсар, Әмәкәй, Иркәнәш мәктәпләрендә эшлиләр. Олы абыем Амур – Әтнәдә, Нил абыем – Иркәнәштә, шагыйрә Лена апам исә Пучыда дөньяга килгән – «Сугыш беткән елны туганмын мин», дип яза ул бер шигырендә. «Әти немец белән сугышып кайткан, әни немец теле укыткан» дигән шигырь юллары да бар. Әнә шулай без Татарстанның төрле төбәкләрендә туганбыз. Шул чорның үзенә бер модасы белән заманча яңгырашлы исемнәр кушканнар. Бездә елга исемнәре – менә шундый географик гаилә. Әти белән әнине Калинин районыннан Әтнәгә җибәрәләр. Аннан – Күлле-Кимегә. Әтине мәктәп директоры итеп куйгач, Түбән Көектә дә биш еллап яшәдек әле. Әти физика-математика укытты, бик тә шигъри күңелле кеше иде. Тукайны да яттан белә, үзе дә шигырьләр яза… Әни дә бай әдәби тел белән, гел мәкальләр кулланып матур сөйләшә иде. Нинди генә мәкаль ишетсәм дә, искә төшә: беренче тапкыр аны әнидән ишеткән булганмын.

Әнинең язмышы үзе бер кино төшерерлек… Аның әнисе – Хөсәен хаҗи кызы Фатыйма бик матур булган. Алар мул тормышта яшәгән. Бабаларындагы ике катлы агач өй, сарыга буялган идәннәр, куе чия төсендәге агач җиһазлар, зәңгәр фарфор тәлинкәләр – бала чакта шунда уйнап үскән әниемнең онытылмас хатирәләре иде.

Фатыйма әбиебез җиткән кыз булып килгәндә әтисе Хөсәен аны олы яшьтәге бер муллага ярәшә. Ә кыз исә аларга килеп эшли торган Хәлиулла исемле егеткә гашыйк була. Яшьләр яратышалар. Иртәгә никах буласы көнне әбием төнлә япмаларны бәйләп икенче каттан Хәлиулласы янына төшә!.. Революциягә кадәр бик бәхетле яши алар. Аннан бар да чуала. Әнинең күп кенә туганнарын юк итә яңа дөнья. Әнисенең игезәге Хәтимә апаларны соңрак кулак итеп Себергә сөрәләр. Ә 1921 елда эшлекле, булдыклы Хәлиулла бабабыз балаларын ачлыктан саклап калырга дип, берничә гаилә белән пароходта Идел буйлап Каспий ярындагы Махачкалага юл тота. Пароходта барганда тиф белән авырып, ярты халык кырыла. Әнинең әнисе дә, эне-сеңелләре дә үлә. Мәетләрне суга ташлыйлар… 11 яшьлек әни, әтисе һәм олы абыйсы Әхмәт Махачкалада кыш чыгып, кабат Бордыбашка кайталар. Хәлиулла бабай яшь хатынга өйләнә. Әнием кимсенеп, ятимлектә үги әни белән үсә. Иң яраткан бердәнбер туганын – Иж-Бубыйда укыган, Урал ягына китеп эшли башлаган зирәк акыллы инженер Әхмәт абыйсын 1937 елда алып китәләр. Ул да эзсез югала. Әни аның өчен гомер буе өзгәләнде…
Ачлык ачысын тагын татый әле әниләр. 90 нчы елларда табибка керергә торганда бер апа миңа: «Сезнең әниегез безне укытты бит. Без аны бик ярата идек… – дип сүз кушты. – Галим абый сугышка китте, Хәтирә апа 4 яшьләрдәге улы белән калды, үзе авырлы иде. Бервакыт дәрестән соң Хәтирә апа миңа: «Сеңлем, ярты гына чынаяк борчак булмас микән сездә. Күңелем бик борчак ашы тели», – диде. Икенче көнне алып килеп бирдем». (Бу ханым Минтимер Шәриповичның бертуган апасы булып чыкты.) Тамакка төер тыгылды… Әни исән түгел иде инде… (Еламсырый.)

БАЛАЧАК Без озак кына мәктәп фатирында тордык. Күршедә колхоз рәисе Әһли абыйлар яши иде. Аларның балалары белән мәш килеп уйнап үстек. Өй кырыннан ук ямь-яшел хәтфә болын башланып китә. Күңелдә балачак мәйданы булып калган бу болын – безнең өчен бер серле сәхнә дә иде: ни теләсәк шуны кыланабыз. Минем сабый чак хатирәләрем гап-гади кыз, әмма берзаман зур шагыйрәгә әйләнәчәк Лена апам белән бәйләнгән. Курчак театрлары да куябыз, ялтыравык чәй кәгазеннән калфаклар да ясыйбыз, апа язган шигырьләр, рәсемнәр белән бизәп, стена газетасы да чыгарабыз… Бервакыт Лена апа белән ямь-яшел болын буйлап кояшка таба чапканыбыз истә… Кояш ак болытлар астыннан күренгәли дә, безне күләгәдә калдырып, болынның аргы башын гына яктырта. Без шунда чабабыз. Инде кояшлы урынга җитәбез дигәндә генә, тагын баш очыбыздан югала. Без – тагын аның артыннан… Көчле җилле көннәрдә әтинең зур зонтигын җилкән итеп, алмаш-тилмәш болын буйлап очарга талпынганыбыз да онытылмый, ара-тирә хәтта җирдән күтәрелеп киткән кебек тә була идек… Болар – хыялый сабый чак­ның күңелле сәхифәләре. Төрле үләннәр, чәчәкләр, бөҗәкләр, күбәләкләре белән гүзәллекне тоярга ярдәм иткән табигать иҗатка оеткы салган. Лена апага талант, лидерлык сыйфатлары тумыштан килгән. Ул миннән биш яшькә олырак, һәр эштә башлап йөрүче, алдан баручы. Ә мин аңа охшарга тырышып, ул нишләсә шуны эшләдем. Үзлегебездән гимнастика белән шөгыльләнәбез, иртән кар белән юынабыз. Кечкенәдән мәктәп сәхнәләрендә, авыл клубында, Әтнә районының бөтен концертларында җырлыйбыз, биибез, сөйлибез, мандолинада уйныйбыз, акробатик номерлар да күрсәтәбез… Укырга кергәнче үк концертларда катнашып йөрдем. Сәхнә артында әни бервакыт кемгәдер «укымый әле ул» дигәч, и әнигә үпкәләгәннәрем! Мин мәктәпне бик яраттым. Анда балалар бакчасы юк иде, әнигә ияреп мәктәпкә барам… 6 яшь тулуга мине инде беренче класска бирделәр.

Радионы бик ярата идем. Чынаякны авызга куеп, тавышны яңгыратып, «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дип, диктор булып уйныйм. Артистлар белән кызыксыну, аларны радиодан тыңлау, аларның рәсемнәрен җыю – бу Лена апа белән безнең хобби иде. Өйгә бик күп газета-журналлар килә.  Авылга концерт килсә, безнең клуб янындагы зур, матур өйгә артистлар кертәләр иде. Тәмле ризыклар пешереп, зур кунаклар итеп каршы ала иде аларны әни. Артистлар да гап-гади кешеләр икән дип, сокланып та, гаҗәпләнеп тә карый идек аларга. Лена апаның артист, җырчы буласы килде, матур тавышлы, бик музыкаль иде ул. Артист булыр өчен кая керергә икәнен дә белми идек әле ул чакта. Шуңа ул әдәбият буенча китте. Беренче класстан «биш»кә генә укып, Күлле-Киме мәктәбен тәмамлаганда миңа 16 яшь кенә иде.

УКУ Мин10 нчы класста укыганда безнең мәктәп Әтнәдә смотр концертында беренче урынны алган иде. Мин анда концерт та алып барам, шигырь дә сөйлим, тасма белән биим, мандолинада да уйныйм. Шунда районның мәдәният бүлеге мөдире Роза апа минем турыда: «Бу кыз сәхнә өчен тугандыр», – дигән. Бу сүзне мәктәптә әтигә җиткергәннәр, әти – миңа! Мин инде күкнең җиденче катында! Җитмәсә, шул кышта минем кулга Екатерина Шереметьеваның «Весны гонцы» дигән китабы килеп кергән иде. Алена исемле бер авыл кызының Ленинградтагы театр институтына укырга керүе, дәресләр, аның тормышы, мәхәббәте шундый кызыклы итеп язылган! Минем өчен ул бер дә­рес­лек кебек булды. Мин дә бу кызга охшаган бит,  дия-дия, театр турында хыяллана башладым. (Көлә.) Нәкъ шул чакта газетада игълан күрдем. Марсель Сәлимҗанов беренче тапкыр театр училищесында татар бүлегенә уку­чылар җыя икән. Барып карарга булдым. Керә алмасам минем әле запас бар: киләсе елга 17 яшь кенә тула, бәлки, чит телләр факультетына керермен, дим. Конкурс зур иде! Театр училищесы ишегалды тулы абитуриентлар. Бер урынга 15–20 шәр кеше! Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәевнең әтисе Рәфкать абый, Ширияздан Сарымсаков , Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллиналар имтихан кабул итә… Радио аша бу исемнәр инде таныш булса да, беренче күрүем иде. Кабул иттеләр, һәм мин моны язмышның бер бүләге дип саныйм.  Укыганда сәхнә теле дигән фәнне бик яраттым. Мине дә яраттылар – иң беренчеләрдән идем. Әтнә яклары – ул болай да чиста сөйләмле як. Укып бетергәннән соң шул ук елны Ленинградка татар театр студиясенә укырга керү насыйп булды. Нәкъ теге китаптагы кыз кебек! Театр, музыка, кинематография институтының татар студиясендә Илдус Әхмәтҗановлар укый иде инде. Анда кызлар кирәк икән дип ишеттем дә, ничек тәвәккәлләгәнмендер – сен­тябрь­дә шунда чыгып киттем. Гәрчә мин тормышта оялчан, бик уңайсызлана торган «комплекслы» кеше, сиздермәскә генә тырышам. Өстәмә имтиханнар тапшырып, Ленинг­рад­та укый башладым! Андагы уку еллары гомер буе төшләремә керде. Эрмитажда, Рус музеенда алган дәрес­ләрне ничек онытасың!

УҢЫШ Аннан кайткач кызларыбызны күчмә театрга – хәзерге Тинчурин театрына билгеләделәр. Мин анда алты сезонда бөтен баш рольләрдә героиня кызларны уйнадым. Смотрларда җиңүче булдым. Әмма шунысы аяныч: бер елга бер генә спектакль! Шуның белән ел буе гастрольдә йөрисең. Иҗади яктан миңа кысан тоела башлады. Ә Казанда – Актерлар йорты, театрлар… Яшьләр кайный! Шунда Мәдәният министрлыгына театрлар буенча вакытлыча гына белгеч кирәк дип чакырып алдылар. Берничә ел рәссамнар, композиторлар, язучылар, шагыйрьләр, театрлар, музейлар дөньясында кайнадым. «Миңа сөйләүче кеше кирәк, тарихны да беләсең, рәткә кертергә кирәк бу музейны», – дип, Марсель абый Камал театрына чакырды. Риза булдым! Чөнки бу бит театр дөньясы! (Илһамланып.) Театрдагы музей эше ул бөтенләй башка. Күргәзмәләр оештыру, экскурсияләр уздыру, юбилейлар үткәрү, радио, телевидениедә чыгышлар… Монда сөйләү дә, тарих җыю, аны туплау, пропагандалау, фәнни эзләнүләр дә…

Инде менә 40 ел мин Камал театры музеенда. Миңа гомер буе сәхнәдә булырга туры килде, шуның белән мин бәхетле! Артистларыбыз белән аралашулар, юбилей кичәләре оештырулар, алар турында сөйләп, язып, алар белән интервьюлар эшләп, иҗатта яшәү… Шәүкәт абый Биктимеров, Мәрзия Миңлебаева, Гәүһәр Камаловалар… Алар ярата иде мине. Роза Хәйруллина, Вера Минкиналар белән озак итеп телефоннан сөйләшүләр… Элекке директорыбыз Шамил Закиров белән бергә күп проектлар башлап җибәрдек. 30 еллап бер дулкында эшләдек. Сәйдәшстанга барулар, Чистайда Гаяз Исхакый укуларын уздырулар күз алдымда. Сценарийны да яздым, кичәне дә алып бардым. Аның беренче юбилеен Камал театры сәхнәсендә оештырдык. Мин тәмам Исхакыйга чумдым. СССРның халык артисты Габдулла абый Шамуковның: «Яраткан эшең белән шөгыльләнү – зур бәхет. Ә инде шул эшеңә яхшы бәя дә бирсәләр, ул инде бөтенләй зур бәхет», – дигәне истә. Миңа да туры килә ул сүзләр.

Тимер пәрдәләр ачылып, 90 нчы еллардан соң чит илләргә чыгу мөмкинлеге тугач, безгә Финляндиядә яшәүче татарлар килде. Концерттагы чыгышымны карагач: «Син татарча шундый әйбәт сөйлисең, безгә килеп, яшьләребезгә татар театры турында дәресләр биреп китмәссең микән», – диделәр. Чакыру җибәрделәр. Шулай итеп мин анда дүрт ел рәттән спектакльләр куйдым. Безнеңчә язылганнарны латин хәрефенә әйләндереп (алар кириллицаны белми), һәрберсенә рольләр биреп, яшьләрне фольклор белән дә таныштырдым. Алар бит чабатаны да, көянтәне дә белми. Ул көянтә эзләү үзе бер тарих. Ниһаять, таптылар! Ләкин ул туры бер таяк! (Көлә.) Менә шунда татарның никадәр зәвыклы, матур күңелле халык булуына тагын бер кат инандым. Ул бит көянтәне дуга шикелле эшли, иңбашларына җайлы булсын дип уя, матур төсләргә буйый, чәчәкләр, сандугачлар белән бизи… Үзе бер сәнгать! «Шамил Зиннурович, чабата белән көянтә алып килегез», дип, үзебезнең театрга яздым. Казаннан премьерага көянтә, чабаталар күтәреп килде.

1992 елда Татар конгрессының беренче съездына аларны Казанга чакырдык. Безнең артистлар белән бергәләп «Асылъяр»ны дуслык спектакле итеп күрсәттек. Финляндиядәге татарлар шундый бердәм халык, әм­ма шөгыльләре күп, аларны бергә җыю кыен иде. Һәрбер­сенең эше бер ай алдан планлаштырып куелган. Фәлән көнне алар Альпка шуарга бара яки эш белән Япониягә китә… «Син эшлисең дә эшлисең, әйдә ял ит, Швециягә барып кайт», – дип, мине дә зур лайнерда Стокгольмга алып бардылар. Алар заманча да, дини дә. Беренче тапкыр алар янында намазга бастым, Рамазан аенда ураза тота башладым, тәравих намазларына йөрдем. Син балаларыбызга рухи тәрбия бирдең, диделәр, ә мин алардан дини тәрбия алып кайттым һәм шуны дәвам итәм. Аллаһ кабул итсен. Язмышымдагы матур, уңышлы мизгелләр бу…

Ә Батулланың «Туйлар узгач» пьесасы хәзерге заман турында иде. Җырлар күп. Музыкасы Сара Садыйкованыкы. Бераз үзгәртергә дә туры килде: аракы эчү күренешләре – анда ярамый. Ә нигә мин аны халкыма күрсәтергә тиеш, диләр. Аннан соң ямьсез сүзләрне дә алып ташладык. Мәсәлән, «Беренче театр»да Хәмзә байның «Аңгыра, тинтәк!» кебек сүзләрен. Алар мәгънәсен сорый.
Ачулану сүзләре дип аңлатам. «Әйтмик аны…» – диләр. Хельсинкида бер Америка татары да бар иде. Ул безне «Туйлар узгач» спектакле белән Нью-Йоркка чакырды. Анда күпме татар җыелды! Батулла үзе килде. Чит илдә ничек кабул итәрләр дип борчылдым. Мин бит инде Америкада үз илемнең вәкиле дә булып чыгыш ясыйм! Нинди без? Һәр адымыңны күзәтәләр, сынап карыйлар. Мине әти-әни биргән тәрбия аша бәяләделәр. Яраттылар.

МӘХӘББӘТ 5 яшьтә гашыйк идем инде мин! (Көлә.) Абыйларымның дус-ты, армиядән кайткан бер бик матур Нурмөхәммәт абый бар иде. Аны яраттым, күргәч кызара идем. Мәктәп елларында хатлар язучылар күп иде, әмма миннән ярату булмады. Авылда детдом бар иде. 5-6 нчы классларда бергәләп стена газетасы чыгарган бер малайны ошата идем. Башка малайлар миңа игътибар итә, ә ул чәчемнән генә тартып китә. Әмма аларны Биклән балалар йортына күчерделәр. Күрәм – «Яшь ленинчы»да аның турында зур мәкалә чыкты. Бераздан аңардан хатлар да ала башладым. Ул да 5 нче класстан бирле мине яратып йөрүләрен язды. Шундый матур мәктәп хатлары!.. Мәктәптән соң инде юллар аерылды… Студент елларында егетләр белән йөрүләр булмады. Диплом алып кайтып эшли башлагач кына мәхәббәтемне таптым. Ул минем беренче никахлы ирем. Ләкин гомере кыска булды…

МАВЫГУ Шәһәрдә үссәм, хореография буенча киткән булыр идем. Биергә бик яраттым! Институтта укыганда да укытучыбыз Кох минем турыда: «Бик талантлы кыз! Менә дигән танцовщица чыгар иде!» – дигән иде. «Сезнең сөйләгәнне яратабыз!» дип, гел таныш түгел кешеләр әйтә икән, бу инде иң зур мактауга тиң! Вакытым булса, мавыгыр нәрсәләр күп булыр иде, әлбәттә. Мин рәсем ясарга да, классиканы  укырга да яратам. Ул һәрбер яшьтә үзенчә кабул ителә. Мине фәлсәфи, дини әйберләр, кешенең психологиясе, физиологиясе кызыксындыра. Ә менә сәгатьләр буе концерт карап утыру минем өчен вакыт әрәм итү кебек, миңа информация, яңа белемнәр кирәк. Яшь чакта гитарада уйный идем. Хәзер дә гитара түгәрәгенә йөрер, чит телләр өйрәнер идем. Машина да йөртергә өйрәндем. Әти сугыш ветераны булгач, аңа «Ока» биргәннәр иде – мин йөрдем! Ләкин өем эштән ерак түгел, ул тик торды.

ДУСЛАР Яши-яши, төрле сәбәпләр арка­сында дуслар кими икән. Һәм менә шу­лай сайланып кына калган дуслар миндә берничә генә. Көн дә күрешмәсәк тә, хәбәрләшеп торабыз. Мин кешегә ияреп музейларда йөри алам, аңа киңәш биреп, кибетләрдә әйбер сайлашам. Әмма мин үземчә йөрергә яратам, башка шәһәрләргә дә чыгып китәм. Бәлки, мөстәкыйльлектер ул.

АКЧА Без акча колы булмадык. Ул, әлбәт­тә, юк та иде. Без үскәндә әйбергә дә, акчага да кытлык иде. Хәтерлим, әти-әниләр кирәк әйберне кибеттән яздырып ала да, акча алгач инде шул бурычларын түлиләр. Укыганда стипендияләр дә аз иде. Бай киенеп булмады, әмма миңа: «Синең киемнәрең затлы күренә. Гади әйберләрне дә матур итеп киясең», – диләр иде. Әти белән әнидә авыл кешеләрендә сирәк очрый торган ниндидер зәвык булган. Төсләр буенча да, фасон ягыннан да. Менә шул нәрсә безгә дә күчкәндер инде. Акчаны юкка әрәм-шәрәм итүләрне белмәдек. Ул гел җитмәде, булганына канәгать булып яшәдек. Башта эш, иҗат, белем кайгысы иде.

БАЛАЛАР Мин кечкендән балаларны бик ярата идем. Ул күрше балалары дисеңме, гастрольләр вакытында урнашкан фатирдагы балаларны әйтәсеңме… Балалар гел минем янда булыр иде. Хәзер дә экскурсияләрдә балаларны күзәтергә яратам, арада бик акыллылары бар. Сораулар бирәләр, кызыксынып тыңлыйлар. Бөтенләй тәр­бия күрмәгәннәре дә бар, әмма кызыксындырсаң – шундук үзгәрәләр. (Елмая.) Әти-әнидән тора инде. Күңелләренә ачкыч таба белергә кирәк. Без үскәндә, кеше килсә, тиз генә чаршау артына поса идек, олыларга комачауламаска өйрәтелгән идек.

КУРКУ Курыккан нәрсәнең иң беренчесе – әни үлсә, нишләрмен, дигән курку иде. Әнисе үлгән кеше ничек көлә ала икән ул дип, олыгайганчы, әнине озатканчы шуны аңламадым. Хәзер менә Лена апамның әле каралмаган архивларын эшләп бетерми китеп барудан куркам. Күз тиюләргә ышанам һәм куркам. Үлемнән курыкмыйм – кеше кулларына калып, озак авырып интегүдән куркам. Ул барын да күреп тора, дип, Аллаһтан куркам.

ҮЗЕМ ТУРЫНДА Мин гомер буе камил­леккә омтылам. Әти-әни ягыннан без интеллигент сыйфатларына ия. Аны зыялы дип кенә тәрҗемә итү аз. Кешегә миннән комачаулык булмасын дип яшәү ул. Мин сабыр, әмма туры сүзле дә. Ләкин ул яман итеп әйтү түгел. Ул минем җаваплылык, таләпчәнлек. Гаяз Исхакый үрнә­ген­дә. (Елмая.) Кимчелек­ләрне әйтмәү – синең яхшы булуыңны теләмәү булып чыга… Мин – заманча карашлы кеше. Ул киенүдә дә, үз-үземне тотуда да чагыла. Шул ук вакытта миндә мөсел­манлык, Аллаһка ышану, итагатьлек, тәүфыйк та бар…

Фото: Анна Арахамия

Чыганак: syuyumbike.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*