tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Сабантуйда күңел ачты
Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Сабантуйда күңел ачты

Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Сабантуйда күңел ачты

Сабантуй — татар халкының иң күңелле бәйрәме! Без дә үзебезнең «Пучы картлар һәм инвалидлар йорты»нда тәрбияләнүче өлкәннәребезне ял иттерү максатыннан Сабантуй бәйрәме уздырдык.

Татарлар, Рәсәйнең кай тарафында гына яшәмәсен, алар Сабан туен бик хөрмәтләп уздыралар. Башка милләт вәкилләренә дә бу бәйрәмнең бөтен матурлыгын күрсәтәләр, алар да бу бәйрәмдә бик теләп катнашалар.

Сабан туенда борынгы гореф-гадәт, җыр-бию, төрле йола һәм уеннар бер-берсе белән үрелеп бара.

Шушы зур бәйрәмне уздыруда иң зур өлеш керткән, һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торган иганәчеләребез- Джурабекова Лилиягә, Файзуллин Вәсим абыйга, Тажимова Камиллага, Мөхәммәдиева Илизага чын йөрәктән рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*