Бүген, 21 июнь көнне, Самара шәһәренең Гагарин паркында зурлап Сабан туе – 2025 уза.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев, «Дуслык» төбәк иҗтимагый-иҗади җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм башка мәртәбәле кунаклар бар.
Сабантуй һәрвакыттагыча кунакларны якты концерт программасы, спорт ярышлары, милли уеннар, кул эшләре күргәзмәләре һәм тәмле татар ашлары белән сөендерә. Аерым игътибарга лаек урын – махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәйданчыгы. Әлеге инициатива кысаларында, бәйрәм тәмамлангач, 11 машина һәм 4 мотоцикл СВО зонасына озатылачак.