tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчет – Аллаһ йорты
Мәчет – Аллаһ йорты

Мәчет – Аллаһ йорты

Кләүле район үзәге мине шау чәчкәдә утырүчы хуш исле бакчалары, гүзәл табигате белән каршы алды. Җомга намазына бераз вакыт бар иде әле. Шуңа мәчет имамы Әхкәм Кәрам улы Сафиуллин һәм мәчет аксакаллары белән бераз сөйләшеп алырга мөмкинлек булды. Әңгәмәбез, башлыча, шушы мәчет һәм мәхәллә эшләре турында барды.

– Мәчетебезгә беренче нигез ташы 1997 — 1998 елларда салынган иде. Ачылу тантанасы 2001 елда булды. Күп еллар биредә мәхәллә рәисе булып Ринат ага Габидуллин хезмәт итте. Ул олыгайгач, аның вазифалары Айрат Сафиуллинга йөкләнде. Быел инде менә мәчетебезнең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенабыз.

Биредә капиталь ремонт ясалды, тәрәзә пәрдәләре алмаштырылды. Кыскасы, Рамазан аена кадәр мәчетебезне яңарту эшләрен тәмамлап куйдык. Ремонт ясауда авыл халкы һәм читтә яшәүче мөселман кардәшләребез булышты.

Билгеле булганча, Кләүледә төрле милләт кешеләре яши. Шуларның 145се генә татарлар, ләкин башка милләт кешеләре белән без бик тату. Алар да мәчетне төзекләндерү эшенә үз өлешләрен кертәләр, бәйрәм көннәрендә тәмле ризыкларын күтәреп кунакка киләләр. Гыйбадәтханәбездә тәравих намазлары, ифтар, Корбан ашлары үткәрелеп тора. Ярдәм кулы сузучыларга барысына да Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Ел саен мөселман зиратын чистартып, төзекләндереп торабыз. Поселение җитәкчесе, Кләүле авылы башлыгы Юрий Дмитриевич Ивановка аерым рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Ул да мәчеткә ярдәм итүдән читтә калмый: трактор һәм башка кирәк-яраклар белән гел тәэмин итеп тора, — дип сөйләде хәзрәт.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*