XV Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек йөзеннән Нократ Аланы шәһәрендә һәм Нократ Аланы районы татар авылларында борынгы йола буларак күрсәтү өчен сөлге җыю оештырылды.
Бездә 27-28 июнь көннәрендә үтәчәк XV Бөтенроссия авыл Сабан туена ил буйлап алхәбәр булып барсын дип, сөлге җыю йоласына видеосюжет ясап таратырга кирәк дигән инициатива белән “Победа” мәдәният сарае “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә ханым Мөхәммәтшина чыккан иде. Бу фикерне Урта Шөн авыл җирлегендә дә күтәреп алдылар.
– Безнең үзебезнең Сабан туе 26 июльгә планлаштырылган, аңа бүләк җыярга бераз иртәрәк булса да, 15 июнь җирлек башлыгы Рәмзия Гомәр кызы Камәлетдинова тәкъдиме белән, авылның Ленин урамына буйдан буйга үтеп сөлге җыюны оештырдык, – диде Урта Шөн мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия ханым Шаһиева. – Мәдәният хезмәткәрләре бу эшнең башында инде, мәктәп балалары, яшьләр кушылды, барыбыз да милли киемнәрдән. Баян уйнатып, гөр килеп Ленин урамы буйлап авыл башына мендек тә, капка саен тукталып диярлек түбән очка хәтле төштек. Һәрбер йортта безне көтеп торалар иде инде.
Сабан туйларыбызның иң матур гореф-гадәтләренең берсе – ике Сабан туе арасында авылга килгән яшь киленнәрнең чиккән сөлге бүләк итүе. Урта Шөндә бу борынгы йола бүгенге көнгә хәтле кадерләп сакланып килә. Быел менә чиккән сөлгене Әлмөхәммәтовлар килене колга башына элгән.
Сөлге җыючылар капка төпләренә тукталганда алдан ук бу йортта кемнең нәрсәгә бик оста икәнлеген белә инде, авыл бит, барысы үз кешеләр.
– Авылыбыз сандугачы дип Гүзәл Хаҗиеваны, әлбәттә, җырлаттык, – дип дәвам итте Гөлфия ханым. – Иң түбән очта җирле шагыйребез Фәрит ага Закиров йорты. Ул Сабан туйга багышлап шигырь язып та өлгергән булып чыкты. Аны күкләргә чөйдек инде!
Гөлфия ханымның күк- ләргә чөйдек дигәнен нәкъ шулай аңларга кирәк. Урта Шөннең тагын бер бик матур һәм борынгыдан килә торган йоласы – бүләкне йорттан ир-ат алып чыга икән, сөлге җыючы егетләр аны чыннан да күтәреп алалар да чөяләр.
Урам буйлап барганда бүләк җыючылар арасындагы ир-ат йорты турына килеп җиткәч, шул ир-атны да шулай ук күккә чөю була. Әлбәттә, бу йоладан мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, бик күп җыр көйләре авторы баянчы Альберт ага Хәлимов та бу көнне читтә калмый, аны да күкләргә чөеп җиргә төшерәләр.
– Без, бер авыл башыннан икенче очка җиткәнче бик күп булып җыелдык, чөнки югары очтагы бар кеше диярлек безгә ияреп җырлый-җырлый, бии-бии түбән очка хәтле төште, – дип тәмамлады сүзен Гөлфия ханым.
Әңгәмәгә Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы Рәмзия ханым Камәлетдинова да кушылды.
– Безнең авылга гына хас булган бар үзенчәлекләре белән сөлге җыю йоласын күрсәтүне оештыруда катнашкан бар кешегә бик зур рәхмәт. Бар кешене дә санап китеп булмый, алар бик күп, ә менә аерым рәхмәтне мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия ханым Шаһиевага, кырык ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы Альберт әфәнде Хәлимовка һәм яшьләрне оештырган Алмаз әфәнде Габдрахмановка җиткерәм.
Шәмсия Хәлимова.
Фотолар ачык чыганаклардан алынды.