Бүген, 5 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Свердловск өлкәсенә барачак.
Биредә Сабантуй милли бәйрәме узачак. Бәйрәм Сысерть шәһәр округының Кадниково авылында оештырылачак. Чарага 30 меңнән артык кунак килүе көтелә.