tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алга, Кәрим!
Алга, Кәрим!

Алга, Кәрим!

Төмән районы, Индрәй авылы мәктәбенең укучысы Кәрим Кәримов быел 4 нче сыйныфны бик уңышлы тәмамлады. Башлангыч сыйныфны тәмамлавына карамастан, ул өлкә күләмендә танылган укучы дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Мәктәп бусагасына беренче адымнарын атлаганнан ук, Кәрим мәктәп, муниципаль, район, өлкә, региональ һәм бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйге-чараларында һәрвакыт катнашып, беренче урыннарга гына лаек була.

2 нче сыйныфтан ук ул өлкә күләмендә үткәрелә торган Тубыл шәһәренең НП ШТЭКТО «Истоки» бәйгесенең актив катнашучысы, шулай ук район, өлкә күләмендә ел саен үткәрелеп торган «Таң йолдызы»нда гел призлы урыннарга гына лаек була. Быелга килсәк, өлкә күләмендә 4 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелеп торган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында Кәрим Кәримов беренче урыннарны яулый һәм өлкә олимпиадасында бар укучылар арасында җиңүче булып чыга. Тырыш укучы адым саен алга бара: өлкә телевидениесе «Яңа сулыш» тапшыруында катнаша, өлкә күләмендә үткәрелгән «Салават күпере» чарасында дәрәҗәле урын ала, район Сабан туенда  Р.Әхмәтҗановның «Солдатлар» шигырен сөйләп кабат беренчелеккә лаек була. Июнь аенда өлкә Думасы депутаты А.Артюхов инициативасы буенча оештырылган «Ершов укулары»нда Кәрим сәнгатьле итеп П.Ершовның «Канатлы ат» әкиятеннән өзекне яттан сөйли. Уңган баланың терәкләре, ышанычлары булып әти-әнисе Римма, Айнур Кәримовлар һәм дә ата-аналарыбыз телен, гореф-гадәтләрен онытмаска өндәгән әби-бабалары тора. Теләк-тырышлыгың булып, шундый ышанычлы терәкләрең булгач  алга, Кәрим, зур уңышлар сиңа!

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*