tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Бүләккә — Коръән китаплары
 Бүләккә — Коръән китаплары

 Бүләккә — Коръән китаплары

Яңа Мочали мәчете мәрхәмәтле авылдашлары ярдәме белән матурая бара, уңайлыклары арта тора. Менә быел да шәһәрдә гомер итүче авылдашлары Файлә Айзатуллинаның финанс ярдәме белән мәдрәсә бүлмәсенә ремонт ясалган, тәһарәт алу, мәет юындыру бүлмәләре эшләнгән.

Биредә еш кына олы кунаклар кабул итә торалар, май аенда өлкә пленумы да нәкъ биредә узган иде. Күптән түгел өлкә Ди­ния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров урынбасары Фәнис хәзрәт Салахетдинов белән килеп, мәчет каршындагы ис­лам лагерена йөрүче балаларга милли бәяләребез турында сөйләгән, үгет-нәсыйхәт биргән, аннары өйлә намазы укыт­кан. Үткән атнада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсов җомга намазын укыткан, эчтәлекле вәгазь сөйләгән, хаҗдан алып килгән Коръән ки­таплары бүләк иткән. Күп еллар биредә имам ва- зифасын үтәүче Усман хәзрәт Бадяутдинов аларны мәчет картларына өләшкән.

 Найлә Жиһаншина

Түбән Новгород өлкәсе, Яңа Мочали авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*