tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә булды
Васил Шәйхразыев «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә булды

Васил Шәйхразыев «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Октябрьский шәһәрендә урнашкан «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә булды.

Сәфәр барышында ул уку йортының эшчәнлеге белән танышты. Кунакларны мәдрәсә ректоры Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин каршы алды һәм уку йортының бүгенге халәте, укыту программалары, уку-укыту процессы турында сөйләде. Хәзрәт мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләрнең дини өлкәдә төрле төбәкләрдә хезмәт итүләре, ислам кыйммәтләрен таратуда актив катнашулары турында да билгеләп үтте.

Очрашу барышында шәһәрдәге дини үсеш, мәчетләрнең торышы, халык белән эшләү алымнары турында да фикер алышу булды. Мәүлемҗан хәзрәт Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына ел саен үткәрелеп килүче “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шулай ук Изге Болгар җыены кебек зур чараларга чакырып, үзара танышу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Васил Шәйхразыев, үз чиратында, дин әһелләренең милләтне саклаудагы, телне, рухи кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшырудагы ролен югары бәяләвен белдерде. Ул мәдрәсә эшчәнлегенә уңышлар теләде һәм киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләү кирәклеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*