tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчага “Ат көне”нә: өчпочмак ашарга, кумыс эчәргә һәм ат ярышларын карарга
Арчага “Ат көне”нә: өчпочмак ашарга, кумыс эчәргә һәм ат ярышларын карарга

Арчага “Ат көне”нә: өчпочмак ашарга, кумыс эчәргә һәм ат ярышларын карарга

9 август көнне Арча районының Яңа Кырлай авылында “Ат көне” ат спорты фестивале узачак.

Унынчы тапкыр оештырылачак бәйрәмнең төп максаты – республикада атчылыкны һәм ат спортын үстерү һәм популярлаштыру.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов билгеләп үткәнчә, фестиваль кысаларында ат чабышлары 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым аралыкка үтәчәк.

– Ярышка бөтен Россиядән диярлек – Удмуртиядән, Карачаево-Черкессия, Кабардино-Балкария, Төмән, Пенза, Липецк, ульяновск, Оренбург, Самара, Мәскәү, санкт-Петербург һәм Саратовтан киләчәкләр. Ел саен төрле токымлы 130 баш ат катнаша, – дип сөйләде ул журналистларга.

Фестивальдә шулай ук “Аударыш” уены да оештырыла. Шудай ук биредә иң матур итеп бизәлгән ат арбасын да билгеләп үтәчәкләр. Моннан тыш чарага килүчеләр вакытка өчпочмак ашау, кумыс эчү, казанда тимер акча табу һәм башка бик күп кызыклы конкурсларда катнаша ала.

Фестиваль кысаларында татар көрәше дә оештырыла. Көрәшнең гомуми приз күләме – 668 мең сум, дип хәбәр Арча районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов.

Мәдәни программа да оештырыла. Кичке концерт программасында җырчы Әнвәр Нургалиев, Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның ктанашуы көтелә.
Фестивальнең рәсми ачылышы сәгать 16.00гә каралган.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*