Быелның 1–4 август көннәрендә Төркиянең Төньяк Кипр Республикасында төрки дөньяның беренче “Шигъри ахшамнар” фестивале узды. Әлеге дөньякүләм дәрәҗәле бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан күренекле шагыйрә, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова катнашып, милләтебезне лаеклы рәвештә танытты.
Чыгышында ул данлыклы “Кыйбла барлау” шигырен төрек һәм татар телләрендә укып, егермедән артык илдән килгән каләмдәшләренә ирештерде. Тарихи урыннарга автобуста сәяхәт вакытында юлдашларын милли моңнарыбыз белән дә рухландырды.
Фестивальнең тагын бер истәлекле мизгеле — Төркиянең Төньяк Кипр Республикасы Президенты Эрсин Татарның шәхсән катнашуы һәм шагыйрьләргә бүләкләрне үз кулы белән тапшырган мизгеле булды. Бу чарага нур өстенә нур өстәде.