Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төркмәнстандагы эш сәфәре барышында Төркмәнстан Тышкы эшләр министрлыгының халыкара мөнәсәбәтләр Институтының дипломатик мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Бердынияз Мятиев белән очрашты.
Алар Татарстан һәм Төркмәнстан арасында үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Быел октябрь аенда биредә узачак “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең финалы турында сөйләшү алып барылды, тәкъдимнәр тыңланды.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Татар кызы-2025» халыкара конкурсында Төркмәнстаннан Алсу Рәфыйкова җиңүче булды.

