Җәйге аяз көннәрнең кадерен белеп калырга тырыша халкыбыз. Әле генә Иске Богадыдан рәхмәт тулы күңелле хәбәр килеп иреште. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рания Әхмәтова ике атна рәттән ял көннәрендә Иске Богадының табигать һәйкәле – «Әхмәт» чишмәсен, аның тирә-ягын чистартуда катнашкан авылдашларга рәхмәт сүзләрен җиткерә. «Әхмәт» чишмәсенең барлыкка килү тарихы Бөек Ватан сугышыннан кайткан ветеран Әхмәт Галимовка барып тоташа. Җиңү алып килгән 1945 елда батыр авылдашыбыз җир астыннан тирпеп аккан сулыкны чишмәгә әверелдерә. Менә 80 ел инде «Әхмәт» чишмәсе авыл халкына тынычлык теләп ага.
Богады авыл җирлегенә алты авыл керә. Һәр авылда да истәлекле, тарихи урыннар , чишмәәләр бар. Җирлегебез чишмәләргә бик бай. Әмма һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен-суын, тәмен беләм.
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигырь юллары балачагыбызның онытылмас хатирәләре кебек күңелебезнең, йөрәгебезнең иң кадерле почмагында сакалана. Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләүче зәңгәр чишмәләр җыры кемне генә җилкендерми икән дә, кемнең генә күңелен канатларын тибрәтми икән?
Чишмә суларын мин аналар белән чагыштырам. Чишмәләр дә балаларын кадерләп үстергән аналар кебек суларының һәр тамчысын кадерләп еракларга озаталар, елгаларны тукландыралар, җирнең дымын саклыйлар, халыкка зур хезмәт күрсәтәләр. Хатын-кыз да кешелекнең нәсел шәҗәрәсен саклаучы, су кебек кешелеккә җан өрүче. Күрәсең, инеш- чишмәләр белән хатын-кыз арасында үзара бәйләнеш һич тә юка түгел. Чишмә диюгә, иңнәренә көянтә, чиләк асып чишмәдән судан кайтучы газиз әниебезне, яраткан апа-сеңелләребезне, җиңгиләребезне күз алдына китерәбез. Яшьлегебезгә кайткандай булабыз.
Нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә соклансак та, туган авылыбыз, үз сукмагыбыз, үз чишмәләребезне берни дә алыштыра алмый. Шуңа да чишмәләрне авыл халкы кадерләп саклаган. Чишмәләр чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Киң күңелле, гадел кешене, гадәттә, чишмә суының сафлыгына тиңлиләр.
Чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак -мазар килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса, җиңгиләр иң элек чишмә суын алып кайтырга ашыга, суыбыз бик тәмле безнең, дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар.
Авылның иң газиз бер өлеше итеп яратып, халык, чишмәләргә ягымлы исемнәр кушкан: Богадыда “Шифа” чишмәсе, «Салкын чишмә», «Пар чишмә”, «Әхмәт» чишмәсе безне саф сулары белән сөендерә. «Әхмәт» чишмәсенең тавышына колак салыйк әле. Аның көмештәй сулары үзе тәмле, үзе татлы, эссе җәйләрдә зәм-зәм суыдай хәл кертеп җибәрә. Шушы табигать һәйкәленең барлыкка килү тарихы 1945 елда Бөек Ватан сугышында яраланып кайткан авылдашыбыз, 1904 елгы Әхмәт Галимов белән бәйле. Әхмәт абзый Иске Богады авылының яр буенда чишмә бәреп чыкканын күреп ала, бу чишмәнең тирә-ягын чистарта, улаклар куя, озак еллар чишмәне карап тора. Авыл халкы бу чишмәгә “Әхмәт” чишмәсе дип исем куша.
Быел Иске Богады авылында яшәүчеләр «Әхмәт» чишмәсен җыелып төзекләндерү тәкъдиме белән чыктылар. Ике атна рәттән, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Әхмәт» чишмәсенең тирә-ягын баскан чүп үләннәрен чаптылар, чистарттылар. Үскән агачларны кистеләр.
Авыл халкы өмәгә бик теләп килде. Чишмәбезгә ямь керде. Бигрәк тә авылда яшәүче Илфак-Илшат Сафиуллиннар, Мирдәвис Хәлимов, Ирек Зариповлар җитәкчелегендә авылдашлар белән бик зур эш алып башкарылды. Бу атнада да авылда өмә дәвам итә.
Фәүзия-Таһир Ильясовлар, Рузил-Фәндилә, Айдар Хәбибуллиннар, Ирек Газизов, Мәгъфия апа, Тәлгать Галимов, Рифа Ибраһимова, Инсия Габдуллина, Илдус Ялалов, Рушания Низамова, Рөстәм, Чулпан Әхмәтова, Халит Әхмәтов, Илшат Гомәров- барысы да өмәдә катнашу өчен читтән авылга кайтканнар. Аларга бик зур итеп рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бүген авылда яшәүче Ирина Муллыева, Зәһинә Мөхәммәтова, Ригел, Илфак Гариповлар, Глүс Газизов, Илсөяр Әхмәдуллина, Зөһрә Әхмәтова, Шамил – Миләүшә Закировлар, Марат Гәрәев, Салават Хафизов, Ранис Сәхапов, Гөлнар, Илнур Әхмәтовлар, Фәнил Сөләйманов, Вәсилә Мәрдәнова, Хатмулла Галимов өмәдә бик актив катнаштылар.
Барлык Богады авылы халкына зур рәхмәт! Барыбыз да чиста, шифалы сулар эчеп сәламәт яшик.
Чыганак: aktanysh-rt.ru