tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бабалары эзеннән
Бабалары эзеннән

Бабалары эзеннән

Дин галиме, язучы, мәгърифәтче, табиб, педагог Таҗетдин Ялчыголның тууына 257 ел. Шунысы игътибарга лаек, күренекле якташ чор-дәверләр, тирән катламнар аша халык хәтеренә кайта бара. Аның хөрмәтенә ул яшәгән Зәй төбәгендә мәчет, бер урам аның исемен йөртә, ел саен зурлап республика күләмендә Ялчыгол укулары оештырыла, язмалары яңартылып бастырыла. Имәнлебаш авылында аның дәфен ителгән урыны караулы, ул яңартыла, зиратына дога кылынып торыла. Ялчыгол дәвамчылары да аның хезмәтләрен өйрәнү өстендә эшлиләр. Алар илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит кыйтгалардҖиһаншинауя. Бу көннәрдә Таҗетдин Ялчыголның Төркиядә яшәүче дәвамчысы, оныгы Эльвина Җиһаншина-Эмин тормыш иптәше Тайфун белән кайтып, Имәнлебаш зиратында бабалары рухына дога кылды. Иске Зәй мәчет биләмәсендә урнашкан Ялчыгол музеенда булып, тарихи ядкарьләр белән танышты. Зәй мөслимәләр берлеге һәм туганнары кунакларны чәкчәк белән җылы каршы алып, озатып йөрде.

Эльвина Казан дәүләт университетының тарих факультетын һәм биредә магистратура тәмамлый. Ул башкалабыз Казан мәктәпләрендә тәҗрибә туплап, белемен күтәрү максатыннан Төркиягә китә. Биредә телне өйрәнә. Бурса шәһәре университеты докторантурасында укуын дәвам итә. Уку белән бергә, фәнни эзләнү, тикшеренү эшләре алып бара. Якташыбыз фәнни хезмәтләрен Төркия һәм Татарстанга зур өлеш керткән шәхесләргә багышларга ниятли. Бер нәрсәдә очраклы түгел, аның ерак бабасы Таҗетдин Ялчыгол хәзрәтләре дә Төркиядә белем алып, үз иленә кайтып, якташларына дини белем биргән, мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барган шәхес. Ә Эльвинаның Разилә әбисе ягыннан икенче тармагы Төркия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән зыялы милләттәшебез, күренекле тарихчы, археолог, профессор Хәмит Кошайга барып тоташа. Кем белә, бәлки, Эльвина ханымның фәнни хезмәтләре әлеге күренекле якташларыбызны үз эченә алыр. Бар нәрсә нияттә.

Татарстан һәм Төркия мәмләкәте өчен хезмәт куючы галимәбез булуына өмет бар.

Рәзимә Кашапова
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*