tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Без хәтерлибез»
«Без хәтерлибез»

«Без хәтерлибез»

Минем алдымда Хәмдия Кызылбаева һәм Гөлнара Шакированың «Без хәтерлибез» китаплары сериясеннән өч басма. «Искиткеч хәзинә, еллар буе бөртекләп җыелган авылдашларның, якташларның Бөек Җиңүгә керткән өлешләренә багышланган саллы хезмәт», – дип югары бәяли Гүзәлия апа Муллачанова.

Авторлар турында

Һәрбер авыл, һәр төбәк үзенең күренекле кешеләре белән данлыклы. Шыкча авылында да горурланырлык шәхесләребез бар. Шуларның берсе – Хәмдия Кызылбаева. 1954 елда 2 мартта Талмы авылында туа. Урта белем турында аттестат алганнан соң, Төмән авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Әтисе үлгәч (48 яшендә вафат була), ул әнисенә ничек тә булса ярдәм итү өчен «Туринский» совхозына эшкә урнаша. Ләкин укуын ташламый, читтән торып югары белем ала. Совхозда эшләгәндә механизатор булып эшләгән сыйныфташы Гомәр Кызылбаев белән гөрләтеп туй уздыралар.

1986 елда мәктәпкә химия һәм биология укытучысы булып күчә, анда 16 ел эшли.

«Ул яшь вакытыннан башлап берничә төрле эшләрдә эшләсә дә, үзенең соңгы эш урынында күңеленә хуш килгәнне таба. Элек сатучы да, агроном да, укытучы да булып эшләде. Эшләгән эшендә үзенең нәтиҗәләрен күрсәтте. Әнисе авыру сәбәпле, мәктәп эшен ташларга туры килә, чөнки Талмы авылына йөреп әнисен карый иде. Ул әнисен карарга да өлгерә, аның илһамы ташканнан-таша бара, эшсез тора алмый.

Аннары Хәмдия кемдәдер элекке самовар, сепарат күреп кайткан да, музей ачарга була һәм өендә экспонатлар җыя башлый.

Талмы авылының башлангыч мәктәбендә бер бүлмә бирелә. Бер ставка ачалар һәм аны музей хезмәткәре итеп эшкә алалар. Җыйган экспонатлары сыймый башлагач, Шыкча авылындагы акча саклау бинасын бирәләр. Күченеп, яңадан музейны рәтләп, төрле экскурсияләр үткәреп, мәктәп балаларын үзенә якынайта. Алар көн дә диярлек музей юлын таптыйлар.

Бу бина да кечкенә булып чыга. Экспонатларны сакларга урын җитми, шулай итеп тагын да күчәргә туры килә. Элекке мәчеттә урын табыла. Экспонатлар күбәйгәч, эшләр дә арта бара. Тагын бер ставка ачалар һәм музей хезмәткәре булып Гөлнара Шакирова эшли. Хәмдия инде ул вакытта авыл музее директоры вазифасын үти.

2000 елдан 2009 елгача хезмәт итеп лаеклы ялга чыга. Анда Шыкча, Талмы, Явызбы авылларының бай тарихы, Ходай аңа: «Син китап яз», – дигәндер. Хәмдия белән Гөлнараның җыйган материаллары аларга файда гына бирә. Китап язу җиңел эш түгел шул. Бу эштә аның тормыш иптәше Гомәр Әбделәхәт улы гел булышып тора», – дип яза «Яңарыш» битләрендә Хәмдия апаның коллегасы, дусты Гөлсинә Колчакова.

Гөлнара Шакирова 1967 елның 15 январенда Төмән районының Явызбы авылында туа. 1974-1977 елларда Явызбы башлангыч мәктәбендә укый, 1982 елда Шыкча сигезьеллык мәктәбен, 1984 елда Мәлкәү урта мәктәбен тәмамлау турында аттестат ала. 1984-1986 елларда Төмән педагогия училищесының мәктәпкәчә бүлеген тәмамлый. Диплом алганнан соң, Шыкча авылында балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, аннары Явызбы авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаша.

1988 елда кияүгә чыга, тормыш иптәше белән ике кыз тәрбиялиләр. 1997 елдан 2000 елга кадәр Шыкча администрациясе каршында эшли, кладовой мөдире һәм җыештыручы эшен бергә алып бара.

2000-2008 елларда Шыкча авыл музеенда фондлар саклаучы булып хезмәт итә. Аннары кыскартылуга эләгә, хәзерге вакытта Шыкча балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.

Беренче өлеш

Бүгенге көндә «Без хәтерлибез» китаплары өч өлештән тора: сугыш кырында булган һәм тылда хезмәт куйган авылдашлары турында мәгълүматлар җыелган. Араларында бер өйдән, бер ата-анадан туып, сугыш кырында ятып калган авылдашларының батырларча һәлак булучылары да бар. Мондый ачы кайгы күргән ата-ананың сабырлыгына ис китәрлек. Шулай ук сугыш кырыннан килгән җылы хатлардан өзекләр, шигырьләр тупланган.

2011 елда бастырылган «Без хәтерлибез» дип аталган беренче китапта авторлар якташлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлекләрен биреп, аларның фоторәсемнәре белән бергә кыска итеп биографияләрен сурәтлиләр. Ул альбом рәвешендә бастырылып чыгарылган. Кызганычка каршы, нибары йөз данә тиражны Бөек Ватан сугышында исән калган катнашучыларга гына бүләк итәргә тырышканнар.

Басманы Шыкча музеена нигез салучы Хәмдия Кызылбаева, РФ халык мәгарифе отличнигы, педагогик хезмәт ветераны Фәһимә Хәсәнова, Шыкча авыл музее хезмәткәре Гөлнара Шакирова әзерләгәннәр. Китап Шыкча авылында «Ямал Туринская» агрофирмасында 10 еллап генераль директор булган, Россия агросәнәгать комплексының Мактаулы хезмәткәре, Ямал-Ненец округы Красноселькуп районының «Приполярная» агрофирмасы генераль директоры Тәкыйулла Шәриповның финанс ярдәме белән нәшер ителгән.

«Бөек Ватан сугышы шыкчалылар өчен бөек сынау булган. Җиңү көнен якынайту өчен алар барысын да эшләделәр. Шыкча авыл советы территориясеннән фронтка 200 гә якын кеше китә, шуларның 111е сугыш кырларында һәлак була. Аларның күбесе яратырга, үз гаиләләрен корырга өлгермәгән һәм хәзерге вакытта аларны искә төшерә алырлык балалары да, оныклары да, оныкчыклары да юк. Әмма без, авылдашлары, киләчәгебез өчен башларын салган, безне яклап үз канын койган кешеләрне онытырга хакыбыз юк.

Шыкча музеенда эшләгән елларында безгә шул ерак вакыйгаларның шаһитлары белән еш очрашырга туры килде. Сугыш елларын искә алганда, аларның күзләрендә әле дә яшь бөртекләре күренә, тавышлары калтырый. Чөнки ул елларда сугыш уты кагылмаган бер генә гаилә дә калмаган бит. Кайбер гаиләләр әтиләрен дә, балаларын да югалтканнар. Мәсәлән, Талмы авылыннан Шәргабдуллиннарның аталары һәм өч улы, Шыкча авылыннан өч бертуган Замалетдиновлар, ике бертуган Биктимеровлар, бертуган Рамазановлар, бертуган Криводановлар, аталы-уллы Муллачановлар, Кызылбаевларның ата һәм уллары һәм башкалар өйләренә кайтмаганнар.

1941 елның августында районның 27 кызы тракторчылар курсын тәмамлый. Алар арасында Шыкча авыл советы территориясеннән кызлар да укыйлар: Мәслүмә Хәйбуллина, Миңнебанәт Бабаева, Гайшә Зөлбохарова, Нурзидә Хәсәнова, Сафура Юртлыбаева, Мәфүрә Мостаева. Колхоздагы бөтен авыр эш хатын-кызларның һәм яшүсмерләрнең җилкәләренә төшә. Ә кичләрен һәм төннәр буена хатын-кызлар фронтка озату өчен оекбашлар бәйләгәннәр, хатлар язганнар. Авыл советы администрациясе бинасы посылкалар, акча һәм хатлар җыю буенча штабка әверелгән. Биредә бөтен тирә-юньгә бердәнбер радиоалгыч урнашкан булган. Авыл кешеләре, фронттан хәбәр көтеп, тәүлек буе аның янында дежур торганнар», – дип яза китап авторлары.

Музейда эшләгән еллар дәвамында Хәмдия Әхмәтъяр кызы белән Гөлнара Әгъзам кызы бөртекләп сугыш ветераннары турында мәгълүмат җыйганнар: шаһитлардан сораштырганнар, туганнарын эзләгәннәр, Шыкча муниципаль берәмлегенең архив документларын тикшергәннәр, Подольскидагы хәрби архивка хатлар язганнар, «Хәтер», «Җиңү солдатлары», «Тыелган солдатлар» китапларында, иске газеталардан мәкаләләр укып эзләнгәннәр.

Икенче өлеш

2015 елда Хәмдия Кызылбаева һәм Гөлнара Шакированың «Без хәтерлибез» (Төмән: «Печатник» типографиясе, китапның мөхәррире – Гүзәлия Муллачанова) китабының эшкәртелгән һәм тулыландырылган икенче версиясе дөнья күрә. Биредә Шыкча муниципаль берәмлегенең торак пунктлары территориясендә тыл хезмәтчәннәренең тормышы турында җентекләп язылган. Басмада Шыкча авыл җирлегендә яшәүчеләрнең, шул чор шаһитларының шәхси истәлекләре, гаилә архивларыннан, Шыкча музееннан фотосурәтләр һәм документлар, архив белешмәләре кулланыла. Китапка Рафаэль Гольдберг һәм Александр Петрушинның «Тыелган солдатлар», «Җиңү солдатлары», «Хәтер» китапларыннан материаллар өстәлгән.

Икенче китап Шыкча авылы хакимияте башлыгы Рәис Әминов, шулай ук ветераннар советы рәисе Әлфинур Муллачанова һәм «Сиббурмаш» фәнни-җитештерү предприятиесе генераль директоры, РФ атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты Булат Хәйруллин һәм Тәкыйулла Шәриповның финанс ярдәме белән дөнья күргән.

Икенче басма Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына багышланган. Ниндидер сәбәпләр аркасында алдагы китапка кермәгән ветераннарның биографияләрен авторлар үз бурычлары дип санаганнар һәм алар турында икенче басмада язарга тырышканнар.

«Кешелек тарихындагы иң аяусыз сугышларның берсе – Бөек Ватан сугышына соңгы нокта куелган 1945 елның истәлекле көненнән 70 ел үтте. Сугыштан соңгы елларда Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган кешеләргә карата ихтирам һәм рәхмәт хисләре елдан-ел арта бара. Без барыбыз да өлкән буын – җиңүчеләр буыны алдында бурычлы. Бу җиңү өчен Россия солдатының каны һәм тире түгелгән. Ләкин аның һәр гаиләгә китергән кайгы-хәсрәте һәм күз яшьләре санап бетермәслек.

Бөек Ватан сугышында катнашучы, Шыкча муниципаль берәмлегендә яшәүче Әгъзам Телимбаев Җиңү юбилеен көтеп ала алмады, дөньядан китте, тыл хезмәтчәннәре дә кими бара. Ул ерак вакыйгаларны үз күзләре белән күргән күп кенә якташларыбыз да инде исән түгел.

Әмма яшь буын үз тамырларын, үз тарихын белергә, авыр сынаулар кичергән кешеләрнең истәлеген сакларга, ачлык һәм салкынга карамастан, безнең солдатларга җиңәргә ярдәм иткән якташлары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре белән горурланырга тиеш», – дип язалар авторлар китапның кереш сүзендә.

Өченче өлеш – «Сугыш балалары – Җиңү балалары»

«Сугыш балалары – Җиңү балалары» китабының «Без хәтерлибез» сериясеннән өченче басмасы «Печатник» типографиясендә 2025 елда бастырылган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бу соңгы басма йомгаклау китабы булып тора, анда Шыкча авыл җирлегендә яшәүчеләрнең Бөек Җиңү эшенә керткән өлеше турында җентекләп тасвирлана. Авторлары – Хәмдия Кызылбаева һәм Гөлнара Шакирова якташларына, сугыш чоры балаларына, шул авыр вакытның тере шаһитларына багышлаганнар.

«Әгәр дә кемнеңдер якын кешеләренең биографиясе китапта булмаса, алдан ук гафу үтенәбез.

Һәр кеше үз гаиләсе тарихын торгыза, туганнары турында яза ала. Сез безнең тикшеренүләрне нигез итеп ала аласыз һәм үз мәгълүматыгызны өсти аласыз. Чөнки үз тамырларыңны белү, шәҗәрә агачы төзү, якыннарың турында сөйләү теләге вакыт узу белән килә. Һәм, әлбәттә инде, сезнең тикшеренүләр киләчәк буынга, һичшиксез, кирәк булачак.

Әгәр беренче, икенче китап белән эшләгәндә, безнең ярдәмчеләребез, мәгълүмат бирүче кешеләребез булса, хәзер алар бездә бөтенләй калмады, дөньядан киттеләр.

Әмма, шуңа да карамастан, без авылдашларыбызның Бөек Җиңү эшенә керткән өлешләре турында сөйләвебезне дәвам итәргә булдык. Бу өченче өлештә без сезне, кадерле укучыларыбыз, ятимлек ачысын татыган, ачлык белән дә күзгә-күз очрашкан, сугыш чоры бала чакларын өзгән, сугыш белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм иткән сугыш чоры балалары белән таныштырырга телибез», – дип язалар авторлар китапның кереш сүзендә.

Шуны да өстәргә һәм билгеләп үтәргә кирәк, өченче басма авторларның пенсия акчаларына бастырылып чыга.

«Әлеге өч китап авторлары, Бөек Ватан сугышы ветераннарының турыдан-туры варислары, күп еллар дәвамында сугыш һәм хезмәт ветераннары турында материал тупладылар. Алар бу кешеләргә нинди авыр язмыш төшкәне турында сөйләделәр. Басманың максаты – якташларыбызга тирән ихтирамыбызны белдерү омтылышы. Бу авторларның, гомумән, тормыш проблемаларына ирекле мөрәҗәгате түгел, ә анда мәҗбүри катнашу. Кайвакыт китап авторларына карата шелтә сүзләре дә ишетелә. Ләкин минем аларга шуны әйтәсем килә: китаплар сәнгать стилендә түгел, ә публицистик стильдә язылган һәм аларның максаты – нәрсә турында булса да хәбәр итү генә түгел, ә шулай ук укучыларның ихтыярына һәм хисләренә тәэсир итү, аларны нәрсәгә дә булса ышандыру, билгеле бер карарга, гамәлләргә өндәү. Китаплар игелек эшләргә, ветераннарыбызны истә тотарга чакыра.

Басмаларның төп идеясе Роберт Рождественскийның танылган «Реквием» әсәрендә чагыла», – дип яза кереш сүзендә РФнең халык мәгарифе отличнигы, педагогик хезмәт ветераны Фәһимә Хәсәнова.

Роберт Рождественскийның «Реквием» поэмасының төп идеясе – Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы турында истәлек һәм тынычлыкны сакларга чакыру. Шагыйрь һәлак булган геройлар турында кайгырта, әмма шул ук вакытта тормышны данлый, батырлык турындагы хәтер тынычлыкны саклауның нигезе булып тора, дип раслый.

«Аларны укыгач, ирексездән күз яшьләре килә, нечкә күңелле булулары сокландыра, ә инде батырлыклары горурлык хисе уята. Китапта җыелган материаллар, чыннан да, белем, тәрбия бирүдә тормыш мәктәбе булып торалар. Һичшиксез, бу китапны халыкка бүләк иткән төзүчеләргә, бастырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Һәр авылда шундый фидакарь милләттәшләр табылып, мондый бәя биреп бетермәслек хәзинә калдырсалар, халкыбызның киләчәге дә данлыклы булыр, яшь буын күңелендә дә мәрхәмәтлелек һәм өмет чаткылары кабыныр иде», – дип китапларга бәяләмә бирә югары категорияле укытучы, РФнең Мактаулы хезмәткәре, РФнең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты, педагогик хезмәт ветераны, Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Муллачанова.

«Халкым такмаклары»

34-73-25

«Без хәтерлибез» дигән өч китап өстендә эшләгәндә, авторлар бик күп халык җырларын җыя алганнар. Алар арасында ата-бабаларыбызның сугыш вакытында башкарган җырлары да күп. «Халкым такмаклары» исемле җыр һәм такмаклар җыентыгын төзү идеясе әнә шулай туа һәм 2016 елда дөнья күрә.

«Татар халкы бик авыр заманнарда да төшенкелеккә бирелмәгән, хәтта куркыныч сугыш елларында да уен-көлкене, җыр-биюне онытмаганнар. Сүз осталары һәрбер вакыйгага тиз генә такмаклар уйлап чыгарганнар да, тиз арада аларны җырлап та алырга вакыт тапканнар. Шыкча җире дә шундый осталарга бай булган.

Бу җыентыкка кергән җырлар, билгеле, инде онытылганнар, аларны хәзерге вакытта җырламыйлар. Халык җырларын җырлаучылар аз, алар инде олы яшьләрдә. Аларның саны, кызганычка каршы, көннән-көн кими бара. Яшьләр арасында халык җырларын башкаручылар саны бармак белән генә санарлык. Шыкча авылында «Шатыр-шытыр» ансамбленең җитәкчесе Гаяз Габдуллин милләт өчен тырыша, татар халык авыз иҗаты юкка чыкмасын өчен барлык көчен бирә. Халык җырлары да эзсез югалмасыннар, аларны да җырласыннар, тыңласыннар, онытмасыннар иде…»

Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемнәрдә: Гөлнара Шакирова, Хәмдия Кызылбаева; «Без хәтерлибез» китаплары сериясеннән басмалар.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*