22нче август — Россия Дәүләт флагы көнендә Вагай районы Юлташи (Егаер) авылында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә «Защитникам Отечества во все времена» дип аталган һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Сидоренко, Вагай район Думасы депутаты Ольга Кулакова, “Бердәм Россия” партиясенең Вагай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, запастагы майор Игорь Мисько сәламләү сүзендә якташларының тырышлыгына, туган илләренең патриотларына, бу чараны оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте. Чарада махсус хәрби операциядә һәлак булган Шамил Максутовның әнисе Фәридә апа Мәкъсутованың катнашканы да урынлы булды. Фәридә ханымны чарага алып килгән авыл җирлеге башлыгы Любовь Федоровага рәхмәт белдерделәр. Район Думасы депутаты Руфат Рамазанов җылы сүзләр белән якташларын искә алды. Истәлекле чарада туган илләре өчен вафат булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, аннары һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Тантанада Төмән өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Оскар Рәшид улы Шәфиев, Нефтеюганск мәчете имамы урынбасары Исмаил Әткәш улы Мәхмутов катнаштылар.
“Һәйкәлнең исемлегендә Бөек Ватан сугышында, Әфган сугышында, бүгенге көндә хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбызның исем фамилияләре кертелде. Һәйкәл халкыбыз хәтере, батырлык, патротизм символы булсын. Хәтер исән булганда безнең якташлар, аларның батрылыгы да исән булачак. Ватан тынычлыгы, илебез халкын яклау өчен үз гомерләрен биргән якташларыбызны хөрмәт итеп бу һәйкәлне булдыру өчен тырыштык. Тәвәккәлләп бу изге эшне башладык. Үз көчебез белән татарлар, руслар бердәмлектә һәйкәл эшләттек. Батыр яктлашларыбызга олы ихтирам күрсәтү максаты һәм яшь буынга аларның батырлыгы үрнәк булсын өчен һәйкәл куелды. Һәрбер ярдәм итүчеләргә рәхмәтләремне белдерәм”, — диде Юлташи авылында һәйкәлне булдыру өчен тырышкан һәм бу изге эшне башкарган “Бердәм Россия” партия әгъзасы, хезмәт ветераны Алсу Симонова.
Һәйкәл ачу тантанасы җомга көнгә туры килде. Авыл мәчетендә җомга намазыннан соң Коръән ашы үткәрелде. Һәйкәлне эшләүчеләргә, авыл җирлегендәге мәчет каршында аны урнаштыруда катнашкан төзүчеләргә, Юлташи авылында яшәүче ир-егетләребезгә рәхмәтләремне белдерәм. Һәйкәлнең арткы стенасын, каркасын Равил Мәхмутов, Әмир Утагулов, Владимир Симонов эшләделәр. Бу инициативабызны хуплаучыларга, чарага килгән Шишкино авылында яшәүче, авыл поселениесе башлыгы Наталья Хуртовага, Любовь Федоровага рәхмәтләребезне белдерәбез. Авылыбызда яшәүче хатын-кызлар читтә калмадылар: Минзәлә Сөләйманова, Көлбара Илчибакиева, Элвира Ревягина, Галия Мәхмутова, Нурия Азанова бу изге көн мәчетне җыештырып, Коръән ашын үткәрүгә милли ризыклар пешереп кунакларны каршы алдылар. Осиновские, Курмаши, Юлташи, Сопра, Иртыш авыллларыннан ярдәм иттеләр. Аларга олы рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Безнең авыл һәм күрше авыллар халкы тырышлыгы белән 264000 акча җыелды. Бу матди ярдәмгә куелән һәйкәл илебез батырларын, якташларыбызның исемлеген мәңгеләштерде. Корабнлык чалып Коръән ашы үткәрү, монда яңгырыган догалар, теләкләр кабул булсын”, — дип рәхмәтләрен җиткерде Алсу ханым.
Римма Өметбаева, Төмән өлкәсе