tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: «Милләт җыены — рухи ватаныбызга кайту»
Васил Шәйхразыев: «Милләт җыены — рухи ватаныбызга кайту»

Васил Шәйхразыев: «Милләт җыены — рухи ватаныбызга кайту»

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иске бинасында «Милләт җыены»ның тантаналы ачылышы уза. Чараны Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып бара.

1992 елда узган Бөтендөнья татар конгрессының иң беренче съезды татар дөньясы өчен зур вакыйга булды. Оешма 33 ел дәвамында эшләп килә. Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, быелгы Милләт җыенында Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңгә якын делегат катнаша. Быел чарада Таиланд, Мисыр, Катар, Малайзия, Алжир, шулай ук Кырым, Донецк һәм Луганск Халык Республикасы вәкилләре беренче тапкыр катнаша.

Җыен барышында милләт ветераннарына да зур хөрмәт күрсәтелде. Аларны Васил Шәйхразыев “безнең энҗе-мәрҗәннәребез” дип атады. Иң олы делегат — җиңү парадында катнашкан Өмет абый Гобәев, ул залда аерым игътибар үзәгендә булды.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, “Милләт җыены” — татарлар өчен рухи Ватанга кайту, милли үзаңны яңарту.

-Бүгенге милләт җыенын үткәрү — татарстаныбызга кайту, рухи ватаныбызга. Бер караганда — зур мәгънәле, дәрәҗәле максат, икенче караганда — ул горурлык та, алга бару да, таяну ноктасы”, — дип билгеләп үтте ул.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев шулай ук сентябрь аенда узачак Татарстан Рәисе сайлауларының әһәмиятен дә ассызыклады, милләткә үз тавышын бирүнең җаваплылыгын искәртте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*