tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөлфәт Арсланов: “Татарстан безнең өчен маяк кебек”
Зөлфәт Арсланов: “Татарстан безнең өчен маяк кебек”

Зөлфәт Арсланов: “Татарстан безнең өчен маяк кебек”

Сарапул шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зөлфәт Арсланов Казанга «Милләт җыены» чарасында катнашу өчен килде. Ул бу форумның әһәмияте турында фикерләре белән уртаклашты.

— Татарстан — безнең өчен күпер. Монда без төрле төбәкләрдән килгән татарлар белән очрашабыз, булган сораулар турында фикер алышабыз. Бу очрашулар безгә бик зур нәтиҗә бирә: көч алып, дәртләнеп кайтып китәбез. Татарстан безнең өчен маяк булып тора, — диде Зөлфәт Арсланов.

Аның сүзләренчә, Татарстан белән Удмуртия арасындагы элемтәләр тагын да якыная бара.

— Казанга һәр килгән саен юллар кыскара кебек тоела. Татарлар һәрвакыт үзләрен югары дәрәҗәдә тотарга тиеш. Безнең бурыч — киләсе буыннарга телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне тапшыру, — дип билгеләп үтте ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*