Бүген, 27 август, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узды. Конгресс бинасында җитәкчене “Татар кызы” бәйгесенең төрле елларда җиңү яулаган кызлары чәк-чәк белән җылы каршы алды.
Алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Рөстәм Миңнехановны Конгрессның эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлегенә һәм “Дөнья” студиясенә игътибар бирелде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 1992–2002 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002–2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ринат Закиров, шулай ук Армавир шәһәреннән килгән 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Гобәев белән очрашты.
Очрашуның икенче өлеше Бөтендөнья татар конгрессы активы һәм Милләт Җыены делегатлары катнашында түгәрәк өстәл форматында үтте. Биредә милли тормыш, телне саклау, татар яшьләре активлыгы, чит илләрдәге татарлар белән эш алып бару темаларына кагылышлы фикерләр яңгырады.
– Безнең милләтебез – безнең горурлыгыбыз. Киләчәгебез үзебездән, киләчәк буыннардан тора. Сез, активистлар, бу эшне Россия күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә алып барасыз. Шундый активистлар булганга күрә, БТК әлеге эшне алып бара ала. Безгә үз милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау авыр булса да, барыбер кеше үзенең татарлыгын белергә тиеш. Телне саклар өчен, үз телендә аралашырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.