tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумының секцияләр эше һәм пленар утырышы узды
XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумының секцияләр эше һәм пленар утырышы узды

XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумының секцияләр эше һәм пленар утырышы узды

27 августта «Милләт җыены» кысаларында XI XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумының пленар утырышы үтте. Чара № 5 Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе (Бертуган Максудилар исемендәге мәктәп) базасында оештырылды.

Катнашучылар берничә секциягә бүленеп, татар халкы тарихы, төбәкләр тарихын өйрәнү методикасы, мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча чыгышлар ясады. Делегатлар фәнни эзләнүләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашты, үзара тәҗрибә алышты.

Алга таба форум пленар утырыш белән дәвам итте. Чараны тарих фәннәре кандидаты, профессор Альберт Борханов алып барды. Биредә Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, мәртәбәле кунаклар һәм төрле төбәкләрдән килгән делегация вәкилләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Пленар утырыш Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, күренекле мәгърифәтче һәм галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга, Биектау районына нигез салынуның 90 еллыгына, Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин истәлегенә һәм бөек шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланды.

Утырыш барышында фәнни докладлар тыңланды, төбәк тарихына багышланган яңа китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Катнашучылар татар халкының Евразия киңлекләрендәге ролен өйрәнүнең һәм бу мирасны яшь буынга тапшыруның әһәмиятен билгеләп үтте.

Ахырда пленар утырышка йомгак ясалды һәм киләчәк эшчәнлек өчен тәкъдимнәр кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*