tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Идиатуллин: “Әгәр дә без шәһәрдә татар телен яңгыратсак, ул һичкайчан югалмаячак!”
Данил Идиатуллин: “Әгәр дә без шәһәрдә татар телен яңгыратсак, ул һичкайчан югалмаячак!”

Данил Идиатуллин: “Әгәр дә без шәһәрдә татар телен яңгыратсак, ул һичкайчан югалмаячак!”

Казанда узучы «Милләт җыены» пленар утырышында «SKYTAT» татар телен укыту онлайн мәктәбенең җитәкчесе, яшь бизнес-аналитик Данил Идиатуллин чыгыш ясады.

28 яшьлек Данил тумышы белән Әстерхан өлкәсеннән. Ул чыгышында үзенең татар телен өйрәнү юлын бәян итте. «Биш ел элек мин сезнең каршыда бары тик русча гына сөйләшер идем. Бүген исә чыгышымны татарча алып бара алуым — зур шатлык», — диде ул.

«SKYTAT» проекты Мәскәүдә кечкенә сөйләм клубыннан башланып киткән һәм бүген инде йөзләгән кешеләрне татарча аралашырга җәлеп итүче зур мәктәпкә әверелгән. Быел аңа 5 ел тулган. Онлайн форматта зурлар һәм балалар өчен төрле дәрәҗәдә дәресләр, китап клублары, дебат мәйданчыклары, махсус курслар тәкъдим ителә. Шулай ук «Нәни», «Үсмер», «Балалар клубы» кебек төркемнәр эшли. Әлеге проект аша 300дән артык кеше татар телен өйрәнгән.

Данил Идиатуллин шулай ук офлайн чараларны да оештыра.

-Печән базары»нда тел лекторийлары, «Рамазан фест» милли остаханәләре, тел һәм милли туризмга багышланган «Скайтат тур» гамәлгә ашырыла. Иң яшь укучыбыз — 3 яшьтә, ә иң өлкән укучыбызга — 88 яшь, — диде ул.

Чыгышында ул аеруча шәһәр мохитенең әһәмиятенә басым ясады:

-Авылда да яшьләр күбрәк русча сөйләшә башлады. Шуңа күрә татар теленең киләчәге шәһәрләрдә хәл ителә: Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада. Һәр районда сөйләм клублары булырга тиеш. Алар рәсми дәрес кенә түгел, ә яңа дуслар табу, тормышчан аралашу урыны булсын иде, — дип билгеләп үтте ул.

Яшь спикер татар сөйләм клубларын грантлар системасы ярдәмендә киңәйтергә тәкъдим итте. «Әгәр дә без шәһәрдә татар телен яңгыратсак, ул һичкайчан югалмаячак!» — дип чыгышын тәмамлады ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*