tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казакъстан вәкиле “Милләт җыены”нда чыгыш ясады
Казакъстан вәкиле “Милләт җыены”нда чыгыш ясады

Казакъстан вәкиле “Милләт җыены”нда чыгыш ясады

Казакъстан Республикасының Абай өлкәсе «Мирас» яшьләр этномәдәни берләшмәсе рәисе, Шәкәрим исемендәге университетның кече фәнни хезмәткәре Насыйров Мәдияр Газинур улы “Милләт җыены”ның пленар утырышында чыгыш ясады.

Ул делегатларны сәламләп, Татарстан җирендә булуның зур рухи әһәмиятен билгеләде һәм күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде. Казакъстан татарларының милли тормышы, мәдәни проектларда катнашуы, Ташкентта узган Үзәк Азия Сабан туе кебек чараларда активлыгы турында сөйләде.

Чыгышында ул яшьләр өчен татар теле укытучыларын әзерләү, онлайн олимпиадалар оештыру, халыкара лагерьлар үстерү кебек тәкъдимнәрен җиткерде. Аның сүзләренчә, татар телен һәм мәдәниятен саклау — уртак бурыч.

«Киләчәк – яшьләр кулында. Тел – безнең уртак нигез. Аны саклау – милләтне саклау», – дип тәмамлады ул чыгышын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*