tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милләт җыены»нда Омскидан Фагыйлә Чумарова чыгыш ясады
«Милләт җыены»нда Омскидан Фагыйлә Чумарова чыгыш ясады

«Милләт җыены»нда Омскидан Фагыйлә Чумарова чыгыш ясады

«Милләт җыены»ның пленар утырышында Омск өлкәсеннән җәмәгать эшлеклесе Фагыйлә  Чумарова чыгыш ясады. Ул Себер татарлары тормышы, тарихы һәм бүгенге көндәге хәлләре турында сөйләде.

Фагыйлә Чумарова, чыгышын шигъри юллар белән башлап, Себер киңлекләрендә яшәүче милләттәшләребезнең күпсанлы булуын, телне һәм мәдәниятне саклау эшчәнлеген билгеләп үтте. Омски өлкәсендә бүген 41 мең татар яши, 45 татар авылы сакланып калган. Моннан тыш, «Татар дөньясы» газетасы 20 елдан артык бөтен төбәк буенча бушка таратыла.

Ул Себер татарларының авыр сынаулар аша узса да, бердәмлекләрен саклавын ассызыклады, шулай ук Каракүл авылы янгыны, Йолдыз-Эчкен фаҗигасе, Әшеван һәм Ибәргүл авылларын су басу вакытында Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме зур роль уйнаганын искәртте.

Фагыйлә Чумарова шулай ук Әшеван авылына Габдулла Тукай һәйкәле куелачагына һәм авылның 800 еллыгы кысаларында беренче тапкыр Себердә Тукайга һәйкәл ачылачагына өмет белдерде.

Ахырда ул милләттәшләрне Омскида узачак XXVI Федераль Сабантуйга чакырды.

-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыевның төбәк җитәкчеләре белән уртак тел табуы нәтиҗәсендә узган ел Омскида шаулап-гөрләп II Халыкара Иртыш Сабантуе узды. Быел исә, өлкә җитәкчелеге Якутиядә Федераль Сабантуй эстафетасын кабул итеп алды. Димәк, 2026 нчы елда, иң борынгы татар авылларының берсе булган Әшеван авылының 800 еллыгын бәйрәм иткән елда, XXVI Федераль Сабантуй Омскида узачак. Сезне барыгызны да тарихи Умбы каласына чакырып калабыз, – диде Фагыйлә Чумарова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*