Бүген, 28 август көнне, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Милләт җыены”ның пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул чыгышында татар халкын берләштерүче бу зур чараның әһәмиятен ассызыклады.
— Бу — системалы, максатчан эш. Монда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Васил Габтелгаязович һәм аның командасы зур көч куя. Аларга олы рәхмәт!, – дип билгеләп узды ул.
Республика җитәкчесе чыгышында милләтне саклап калу юлында гаиләнең, телнең, диннең әһәмиятенә басым ясады. Аның фикеренчә, бала ана телендә сөйләшмәсә, тел югала, димәк, телне саклау эшен иң элек гаиләдән башлау зарур. Шулай ук ул татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен югалтмаска кирәклеген искәртте.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.