26-28 августында Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында узучы «Милләт җыены» чарасында Башкортстан делегациясе дә катнаша. Башкортстан яшьләре лидерларының берсе, «Рәйхан» татар клубы җитәкчесе урынбасары, «Татарча фатирник» дигән яшьләр оешмасы вәкиле һәм җәмәгать эшлеклесе Азамат Фарухшин да фикерләре белән уртаклашып узды. Бу хакта ул Бөтендөнья татар яшьләре форумында сөйләп алды.
«Мин Уфа каласыннан килдем. Тамырларым дан-шөһрәтле Чакмагыш һәм Илеш районнарыннан. Мин Уфадагы башкорт-татар кичәләренең оештыру үзәгендә кайныйм. Без яшьләрне җыеп үзебезнең туган телне, мәдәниятне һәм сәнгатьне популярлаштыру өстендә хезмәт куябыз. Башкортстан башкаласыннан зур делегация белән килдек. Татарстан Хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессына һәм Яшьләр форумына олы рәхмәтләремне белдерәм. Монда гаять бай эчтәлекле программа әзерләнгән, тәҗрибә уртаклашабыз һәм башка өлкәләрдән килгән яшьләр белән танышабыз. Әлеге зур күләмле чараның яшьләр өчен әһәмияте әйтеп бетергесез олуг», – диде ул «Татар-информ»га.
Әңгәмәдәш ассызыклап үткәнчә, биредән алар бик күп мәгълүмат, үзләре яшәгән шәһәрләрдә тормышка ашырырлык идеяләр белән кайтачаклар. «Мәсәлән Яшьләр форумында мин «Медиа» юнәлешен сайладым. Күренекле журналист һәм язучы Рәмис Латыйпов безгә мастер-класс үткәрде. Аннары «Милләт җыены» ачылу тантанасы һәм Яшьләр форумының пленар өлешендә дә кирәкле һәм көнүзәк сораулар күтәрелде, игътибарга лаек мәсьәләләр каралды, дип саныйм», – дип билгеләп үтте Азамат Фарухшин.
Азамат Фарухшин аралашуыбыз барышында туган ягын яратуын, якташлары һәм күренекле туганнары белән горурлануын да билгеләп үтте. «Зурәтиебез Хәмзә Шәйхлислам улы Фарухшин – тумышы белән Чакмагышның кечкенә Сары-Айгыр авылыннан, данлыклы очучы, ерак билгеләнештәге авиация полковнигы, Мәскәүдәге «Останкино» телестудияләрендә хезмәт куйды. Өчтуган энекәшем Юлай Низаев – «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты. Туганнарым белән чиксез рәвештә горурланам. Башкарган хезмәтләребез халык өчен һәрвакыт игелекле булсын. Быел дини белем алуымны тәмамлап Дипломга да ия булдым», – ди ул.
Чыганак: tatar-inform