«Милләт җыены» кысаларында VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узды. Әлеге форум катнашучылары Тәтеш районының Кече Әтрәч, Келәш һәм Бакырчы авылларында кунак булды. Форумда катнашучылар өчен программа ике өлештән – авылларга барып, андагы гореф-гадәтләр, күргәзмәләр белән танышу, күңел ачу һәм Тәтеш шәһәренә сәяхәттән торды.
Кече Әтрәч авылында форум кунакларын күпбуынлы Гафиятуллинар гаиләсе ипи һәм чәкчәк белән каршы алды. Аннары авылның имам-хатыйбы Мөнәвир Шакировка сүз бирелде, изге Әтрәч җиренә килү уңаеннан догалар укылды. Кунакчыл Кече Әтрәч халкы хатын-кызларны тәмле ризыклар белән сыйлады. Кунакларга төрле күргәзмәләр – Кече Әтрәч авылында умартачылык, җирле шагыйрь Исхак Фәйзуллинның иҗаты белән танышу тәкъдим ителде. Әтрәчтә үткәргән ике сәгать кунаклар өчен бик продуктив һәм кызык үтте. Кунак булу үзэшчән артистларның концерт күрсәтүе белән тәмамланды.
Программаның икенче өлешендә форумда катнашучылар Тәтеш шәһәренә юл тотты. Анда алар күренекле Балык музеенда булдылар. Соңыннан Тәтеш мәдәният йортында «Ана хакы» дип аталган пленар утырышта катнаштылар.
Пленар утырышта Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгыш ясады.
«Барыгызны да кунакчыл Тәтеш җирлегендә күрүебезгә бик шатбыз. Бүгенге чараның темасы да бик мөһим – ана һәм бала мөнәсәбәтләре белән бәйле. Мин үземнең әти-әниемә бик рәхмәтлемен, хәзер дә аларны бик сагынып искә алам. Иртәдән торам да, әниемне уйлап күңелем тула, аның мине каршы алулары, җылы карашын сагынам. Шулай ук, мин хатынымның әнисенә дә бик рәхмәтлемен, чөнки ул миңа шундый тормыш иптәше үстереп бирде. Мин үземнең улларыма да карыйм, аларның әниләренә карата мөнәсәбәте башкача, аны якынрак күрәләр. Иң хөрмәткә лаек булган әйбер ул – әни булу. «Ак калфак» оешмасына шушындый тирән теманы сайлаганы өчен рәхмәт», – диде ул.
Рәмис Сафиуллов махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларның әниләре белән даими аралашып торуын, күчтәнәчләр белән барып хәлләрен сорашуын билгеләп үтте.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова «Ана хакы» төшенчәсенең асылын аңлатып китте.
«Беренче ана хакы – без кызлар булганда үзебезгә балабызның әтисе булырлык егет сайлаганда. Үзебезнең милләт кешесенә кияүгә чыгып, уртак балабыз тугач, без балага карында ук бала хакын хаклый башларга тиешбез: аны тиешенчә назлау, бишек җырлары тыңлату һәм башкалар. Авырлы хатын-кыз янында әйткәләшергә, әрләшергә, аңа тискәре эмоцияләр бирергә ярамый, чөнки моның барысы да балага сеңә. Тугыз айдан бала тугач, иң беренче аңа үзебезнең милләтнеке булган мәгънәле исем кушу. Тагын бер бала хакы – 40 көнгә кадәр баланың чәчен алу. Мондый бала хаклары күп, аларны санап бетереп булмый», – диде ул.
Тәтеш районы кунакларының сәяхәте «Ана хакы» дигән яңа фильм карау, һәм Казан җырчыларының җырларын тыңлау белән тәмамланды.
Чыганак: tatar-inform.tatar