Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча XXXV Татар яшьләре көннәренең лидеры исеменә Чиләбе өлкәсе татар яшьләре берлеге һәм «Чиләбе татарларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Виталий Бәдретдинов лаек булды!
Чиләбе яшьләре командасы «Татар яшьләре көннәренең иң актив делегациясе» номинациясендә җиңү яулап, бердәмлекләрен күрсәтте! Шулай ук «Татар яшьләре көннәренең иң яхшы PR» номинациясендә дә җиңүче булдылар!
Ябылу тантанасында остазларыбыз куйган иҗади номерлар белән талантлы яшьләребез тамашачыны сокландырды.
Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да сезгә уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!