tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең юбиляр
Безнең юбиляр

Безнең юбиляр

Күренекле якташ

Хезмәт юлының төп баскычларын укытучы, мәктәп директоры, колхоз рәисе, Спас районы депутаты һәм хөрмәтле гражданины, Земство җыены рәисе, өлкә милли көрәш федерациясе президенты, региональ татар автономиясе башкарма директоры һәм җитәкчесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, чын милләтпәрвәр булып үткән бозлаулы Рамил Әхмәт улы САЛИХҖАНОВ туган көнен, 29 августтагы 75 яшьлек юбилеен, Спас округының депутатлар Советы рәисе вазифасында каршылады.

1950 елда укытучылар гаиләсендә туган Рамил абый 1967 елда урта мәктәпне тәмамлап, Горький педагогия институтының физика факультетында югары белем ала һәм хезмәт юлын укытучы буларак Петрякста башлый. Туган авылы Бозлау мәктәбенә уку-укыту мөдире һәм директоры булып кайткач, Спас районы җитәкчеләре аның шушы вазифаларындагы оештыру сәләтен, район депутаты буларак лидерлык сыйфатларын күреп алып, 1981 елда җирле колхоз рәисе итеп билгели.

Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалыкны 26 ел җитәкләү дәверендә, Рамил абый Горький авыл хуҗалыгы институтында экономист-оештыручы белгечлеге буенча икенче югары белем ала. Ул колхоз белән җитәкчелек иткәндә, Бозлауда балалар бакчасы, мәдәният йорты, табиб амбулаториясе, кибет, почта бинасы, мәчет, күпер, юллар, сугыш корбаннарына һәйкәл, суүткәргеч төзелә һәм газлаштыру эшләре башланып китә.

Әйтергә кирәк, ул вакытта Бозлау сабантуйлары да зур иттереп уздырыла иде һәм юкка чыгып барган өлкә милли татар көрәше федерациясен кабат гамәлгә кую, өлкә татар автономиясе җитәкчелегендә җиң сызганып милләтебез файдасына хезмәт итү – Рамил абыйны, җәмәгать эшлеклесе буларак, өлкәдән читтә дә киң танытты.

Хөрмәтле бәйрәм сәбәпчесенең ярты гасырга тиң булган һәм бүгенге көнгә туры килгән тагын ике юбилейлы даталары турында да әйтеп үтәсе килә – алар Кәримә апа белән күптән түгел алтын туйларын билгеләп үттеләр һәм Рамил абыйның Рангы буендагы Спас татарларының лидеры булып торуына да нәкъ 50 ел.

Рамил Әхмәтович, “Туган як” газетасы укучылары һәм коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән юбилейлы туган көнегез белән котлыйбыз, халкыбыз файдасына куйган эчкерсез хезмәтләрегез өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез һәм нык сәламәтлек, парлы озын гомер, бала-онык шатлыгы телибез.

“Туган як” газетасы коллективы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*