tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Шәрәфиевка «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә махсус приз тапшырылды
Равил Шәрәфиевка «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә махсус приз тапшырылды

Равил Шәрәфиевка «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә махсус приз тапшырылды

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевка Татарстан киносын үстерү өчен Татарстан кинематографистларының махсус призы тапшырылды. Призны «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваленең ябылу тантанасында Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров тапшырды.

«Мин бу призны чыннан да көтмәгән идем – зур рәхмәт!» – диде Равил Шәрәфиев кабул итеп алганда.

«Беренче театр» телефильмы төшерелгәнгә 57 ел үткән. Безнең профессиональ кинематограф кайчан була?» – дип сорады Илдар Ягъфәров Равил Шәрәфиевтан. «Без автоном республика булгач совет вакытында безгә студия тәтемәде. Соңыннан кино эшли башладык – Алланың биргәненә шөкер! Кино әле үсәр, зураер», – дип җавап бирде аксакал артист.

Равил Шәрәфиев кино төшерүнең бик кыйммәт булганын да искәртте. «Кино өчен күп акча да кирәк. Акчаны сорый белергә кирәк. «Сорый белеп сорасаң, бирүченең тәкате калмый», – дип бөтен залны көлдерде ул.

«Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваленең ябылу тантанасы Камал театрының яңа бинасында үтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*