Сочида «Бөтен Россия – 2025» заманча журналистика форумында «Чаян» журналы күргәзмәсе ачылды. 20 эштән торган экспозицияне журналның баш мөхәррире Рафаэль Халиуллов тәкъдим итте.
«Без журнал тышлыклары аша басманың эволюциясен күрсәтергә теләдек. Ягъни, журналның стиле, логотибы ничек үзгәргән, нинди сәнгать алымнары кулланылган һәм шул вакытта «Чаян»да кемнәр эшләгән», – дип аңлатты Рафаэль Халилуллов сәламләү чыгышында.
Күргәзмәдә журналның беренче номерыннан башлап материаллар тәкъдим ителгән. Беренче язмалар гарәп графикасында чыккан, соңыннан журнал латин графикасына, аннан кириллицага күчә.
«Беренче рәсемнәр бик гади булган. Татарстанда беренче карикатурачыларның берсе булган рәссам Арсланов беренче журналның тышлыгын ясаган. «Чаян»ның чәчәк аткан чоры башлыча, 1950 – 1960 елларга туры килә, ул вакытта журнал рус телендә чыга башлый. Бу аудиторияне киңәйтә – бөтен Советлар Союзы буенча укучылар барлыкка килә. Без хезмәттәшлек иткән рәссамнар тышлыкларны академик, реалистик стильдә ясады. Соңрак рәсемнәр иркенрәк була башлады, ирекле, идеология азрак булган темалар барлыкка килде. Әмма шул ук вакытта, журнал юмористик кына түгел, ә сатирик булуын да дәвам итте. Бер акыллы кеше әйткәнчә: «Юмор кеше организмына, ә сатира бөтен җәмгыятькә файдалы». Һәм, әгәр дә, Казанда шушындый журнал чыга икән, димәк җәмгыять сау-сәламәт», – дип дәвам итте баш мөхәррир.
Күргәзмә ачылышында Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев катнашты. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков аңа килгәне өчен рәхмәт белдерде.
«Владимир Геннадьевич һәр күргәзмәгә килә. Безнең өчен бу зур шатлык, чөнки Россия Журналистлар берлегенең кызыксынуын күрсәтә. Журнал чыннан да бөтен Россиянеке – бу бөтен илнең казанышы. Кайчандыр ул миллионга якын тиражда чыккан, хәзер дә элекке Советлар Союзының төрле почмакларында яшәүчеләр аны җылылык белән искә ала: кемдер Магаданда, кемдер Новосибирскида яки Калининградта яшәгән һәм бөтен гаиләсе белән укыган. Әлбәттә, без бу казанышны саклаячакбыз», – диде медиахолдинг җитәкчесе.
Шамил Садыйков сүзләренчә, журналның хәзерге тиражы да яхшы күрсәткечләргә ия.
«Хәзер тираж якынча 3500 нөсхә, ай саен 500дән артыгы Мәскәүгә китә. Журналга ихтыяҗ бар, һәм мин «Крокодил»ны кире торгызу да актуаль булачак дип уйлыйм. Юморның чикләре һәм вакыты юк – йөз ел элек булдырылган нәрсәләр бүген дә кызыклы булып кала. Без бу традицияне дәвам итәргә өметләнәбез һәм бөтен ил буенча коллегаларыбызга тарихны һәм үз традицияләреңне саклауның мөһимлеген күрсәтәбез», – дип йомгаклады ул.