Төрле платформаларда җырчы Ләйсән Усманованың (иҗади тәхәллүсе – Асылташ) яңа клибы дөнья күрде. «Bahçalarda kestane» җыры ике татар дөньясының – Кырым һәм Казанның үзенчәлекле бәйләнешенә әверелде. Аранжировкада тере этник музыка кораллары – кыл-кубыз һәм думбра кулланыла, бу композиягә үзенчәлекле мохит бирә
«Bahçalarda kestane» җырына төшерелгән клип социаль челтәрләрдә һәм төрле платформаларда бер миллионнан артык карау җыйган. Тыңлаучылар Ләйсән Усманованың гадәти булмаган яңгырашын, стильләштерелгән образларын һәм җырны башкаруның тирән эмоциональлеген билгели. Яшь җырчы җырның идеясе ничек тууы, әзерлекнең күпме вакыт алуы һәм проектны тормышка ашыру юлында аңа нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе турында сөйләде.
Ләйсән, ни өчен җырны берьюлы ике телдә яздырырга булдың?
Бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Берничә ай элек бу җырны интернетта очраклы гына ишеттем һәм ул миңа көчле тәэсир ясады. Шул мизгелдә, әйтерсең лә, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм килде: мин җырны яңа форматта ничек тормышка ашырырга мөмкин икәнен шунда ук күзалладым.
Без татарлар булсак та, Кырым татарларыннан телебез һәм мәдәниятебез аерыла, әмма тарихта үзара бәйләнешебез булган, безнең арада ниндидер уртаклык бар. Бу җырда да безнең телләр һәм интонацияләр яңгырашы чагыла. Мин бу ике мәдәниятнең бер җырда, бер тавышта «очрашуын» теләдем.
Миңа калса, кызыклы тәҗрибә булды. Без дә татар, алар да татар, ләкин төрле тел интонацияләре, мәдәният формалашуында аерма бар. Шул ук вакытта безне бик күп нәрсә берләштерә. Бу җыр барыбызның да күңелендә яшәгән уртаклыкларны күрсәтә.
Проектны әзерләр өчен күпме вакыт сарыф ителде?
Әзерлек апрельдә үк башланды. Башта аранжировка эшләдек, музыка коралларын сайладык. Барлык партияләр дә тере килеш язылган иде. Җырны яздырып бетергәч, клип төшерә башладык.
Костюмнар – аерым мәсьәлә. Бу бәхәсле момент булды, чөнки безнең очракта сүз аутентик киемнәр турында түгел, ә стилизация турында барды. Кырымтатар костюмнарының төп нөсхәсен табуы бик кыен. Аларны заказ биреп тектереп кенә була, бу озак һәм кыйммәткә чыга. Шуңа күрә образларны булган мөмкинлекләрдән кулланып булдырдык.
Минем костюмны «чиста татар милли киеме» дип атап булмый. Бу – татар һәм болгар мәдәниятләре элементлары үрелеп барган стилизация. Хәтта Идел буенда да татарларның киемнәре төбәккә карап аерыла. Әгәр мин гадәти сәхнә костюмын сайласам, бу кешеләргә алдан билгеле булыр иде. Ә минем җыелма образ, сәнгать интерпретациясе тудырасым килде.
Җырны Ульяновскида яздырдыгызмы?
Җыр өчен аранжировканы Башкортстандагы музыкантлар язды. Ә менә вокалны мин Ульяновскида яздырдым. Клипны да шунда төшердек.
Ульяновскида узган «Татар кызы» конкурсы призеры Айсел Насыйрова ярдәм итте. Мин жюри составында булганда ук, аның костюмын, биюен исемдә калдырдым. Шуңа күрә, клип төшерергә вакыт җиткәч, мин күзаллаган кеше нәкъ менә ул иде. Шунда ук Айселгә клипта төшәргә тәкъдим иттем һәм ул ризалашты. Мин аңа катнашуы өчен рәхмәтле.
Проектны эшләү барышында нинди кыенлыклар булды?
Авырлыклар булмыйча калмады. Мәсәлән, костюмнар белән кыен иде. Без мөмкинлекләребез чикле булган шартларда эшләдек һәм кул астында булган әйберләрдән образлар тудырдык.
Икенче момент – тел. Мин бу җырның бик күп төрле башкаруларын тыңладым, әмма сүзләрне ничек дөрес әйтү турында аңлап бетермәдем. Кырым татарларының, бездәге кебек үк, төрле диалектлары бар, һәм һәркем үзенчә җырлый.
Минем өчен шунысы да авыр булды: биш ел дәвамында төрек җырларын башкаруым кырымтатар теленә күчәргә комачаулый иде. Шуңа күрә акцент, диалект, сөйләмгә бәйләнүчеләр дә булды. Ләкин мин фонетик яңгырашны түгел, ә идеянең үзен – телләребезнең матурлыгын һәм көчен күрсәтергә тырыштым.
Минем сүзне ничек итеп әйтүем түгел, ә татар мәдәниятен дөньяга таныту мөмкинлеге булуы мөһим бит. Аның турында милләтебез вәкилләре генә түгел, матурлыгын ишетә һәм тоя алырлык башка кешеләр дә белсен иде.
Җыр да бит инде популярга әйләнде, бу турыда сөйләгез әле.
Җырның Россия, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстанда популярлык казануына мин бик шат. Көн саен бик күп җаваплар язалар, кемдер инде бу җырга биюләр яздыра, үз публикацияләренә һәм блогларына куя. Бу әле башы гына һәм җыр тагын да күбрәк танылыр дип ышанам. Җырны хуплаган һәм үз аудиториясе белән уртаклашкан барлык кешегә рәхмәт, – диде Ләйсән Усманова.
«Бу җырны берничә тапкыр тыңладым, һаман аерыла алмыйм. Сезнең башкаруыгыз мине сихерли, анда гадәти ноталардан тыш ниндидер тылсымлы ноталар да бар. Тумышым белән Азәрбайҗаннан, азәрбайҗан телен беләм һәм барлык сүзләрне аңладым, дип әйтә алам. Мин бу җырны элегрәк ишеткәнем бар, ләкин сезнең башкаруыгыз иң уңышлысы», «Матурлык! Образ, костюм, аксессуарлар бик яхшы сайланган. Тавышыгыз Кырым киңлекләренә тарала сыман. Кубыз тавышы йөрәкне дулкынландыра. Җыр чын күңелдән башкарылган. Командага зур рәхмәт – клип бик яхшы төшерелгән. Башкаручыга аерым рәхмәт», «Искиткеч матур! Казан татарлары сөйләмен ишетсәм, күңелем шундый шатлана, ә монда – кырым-татарчасы да бар! Барысы да аңлашылды, йөрәгем җырның һәр сүзенә җавап кайтара! Алматыдан мәхәббәт белән», – дип яза социаль челтәр кулланучылары.
- Ләйсән Усманова (псевдонимы – Асылташ) Ульяновск шәһәрендә 1994 елда туа. Балачактан ук музыка һәм бию белән шөгыльләнә, «Сембер» татар ансамбле солисты һәм «Татар кызы» конкурсы призеры була. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый, укуын Чувашиядә һәм Болгариядә дәвам итә. Җырчы һәм алып баручы буларак чыгыш ясый, 2024 елда «Голос Болгария» шоуында катнаша һәм Ульяновск өлкәсен «Звезда» халыкара конкурсында тәкъдим итә.