Бүген Әлмәттә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының чираттагы утырышы булып узды. Аның эшендә ТР Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин, “Ак калфак” оешмасы, “Туган як” төбәк тарихчылары клубы вәкилләре, музей хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, татар эшмәкәрләре катнашты.
Утырышны ачып, Фәнис Мортазин биредә татар вәзгыятен, милли проблемаларны тирәнтен белгән милләттәшләр җыелуын әйтеп, киңәшмәнең максаты – башкарылган эшләргә кыскача нәтиҗә ясау, республика тарафыннан бирелгән яңа мөмкинлекләр бирелү хакында ассызыклады.
Ирек Шәрипов әлеге форматтагы очрашуларның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кушуы буенча оештырылуын билгеләп узды.
— 45 районда конгресс бүлекчәләре эшли. Аларның һәрберсендә булып, эш юнәлешләре белән танышу республика эчендәге милли хәрәкәтнең торышын күзалларга, урыннарда булган көнүзәк мәсьәләләрне конгресс югарылыгына чыгарырга, милләттәшләребез өчен мөһим булган сорауларны хәл итәргә мөмкинлек бирә, — диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Конгрессның Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова җирле оешманың эш нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, утырыш түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән дәвам итте. “Туган як” клубы җитәкчесе Зәрия Хәбипова билгеләп узганча, төбәк тарихчылары катнашында 60тан артык китап нәшер ителгән. Бу авылларның тарихын саклау, шәҗәрәләр төзүгә кызыксыну уяту юнәлешендә зур эш. Дамир Таҗиев тамырлары Әлмәт җирлегенә барып тоташкан Хади Атласиның 150 еллыгын зурлап билгеләп үтү фикерен күтәреп чыкты.
Р. Фәхреддин мирасы нигезендә гаиләләрдә тәрбия эше алып бару, “Әйдәманчылар” хәрәкәтен киңрәк җәелдерү, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә татар театры коллективлары белән чаралар уздыру мәсьәләләре дә чагылыш тапты утырышта.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
Фәрдия Хәсәнова