tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Агрономның тырышлыгы кырларыннан күренә
Агрономның тырышлыгы кырларыннан күренә

Агрономның тырышлыгы кырларыннан күренә

Николаевка районы Тепловка авылының “Капиталсервис” ширкате баш агрономы Равил Яхъя улы Аделов хезмәт елларын авыл хуҗалыгына багышлаган.

Равил Аделов мәктәптә укыган вакытта ук авылда калып, колхоз кырларында ашлык үстерергә хыяллана. Ул Татар Сайманы урта мәктәбен бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына юл тота. Кулына яңа гына диплом алган “Кызыл юл” колхозы стипендиатын туган якларына – Новоспасское районының Суруловка авылы хуҗалыгына эшкә җибәрәләр. Анда беркүпме тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң, мөгезле эре терлекләр симертүче “Тепловский” совхозына агроном булып күчә. Советлар заманында совхозыбыз гөрләп эшләп торды, 5 мең баш терлегебез бар иде, перестройка башланып, кыргый базар экономикасы үтеп кергәч, барысы да күз алдында челпәрәмә килде, дип искә төшереп сөйли Равил Яхъя улы. Бар җирдә дә эшсезлек хөкем сөргән, халыкка яртышар ел хезмәт хакы түләмәгән чорда да ул югалып калмый. Тырыш, булдыклы авыл хуҗалыгы белгечен почта начальнигы итеп куялар. Менә ун елдан артык инде ул өлкә күләмендә билгеле “Капиталсервис” ширкатендә баш агроном булып эшли. Әлеге хуҗалыкның 17 мең гектардан артык чәчүлек җирләре бар. Николаевка районының алты авылы халкы үзләренең җир пайларын безнең ширкатькә тапшырдылар, аларга һәр елның ахырында акчалата түлибез, ди Равил Яхъя улы. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар – бодай, җитен һәм борчак үстерәләр. Аеруча табышлы булган көнбагышны 6 мең гектар мәйданда чәчәләр. Көзге бодайның һәр гектары быел урчача 32 центнер уңыш биргән. Ашлык базарында хаклар гына төште – былтыр көзге бодайны 14 сумнан алган булсалар, быел 12 сумнан кабул итәләр, дип борчыла баш агроном. Ә югары уңыш җыеп алуның сере бик гади – сыек ашламаларны җитәрлек күләмдә керткәннәр һәм яңгырлар вакытында яуган. Ширкать кырларында бары тик чит ил техникасы – океан артында җитештерелгән җиде комбайн һәм алты трактор эшли. Әгәр шуларның берәрсе ватылса, сервис хезмәте күрсәтүче белгечләрне чакыртабыз, алар тиз арада килеп җитеп, техниканы төзәтәләр, ди Равил Яхъя улы. Кызу урак өстендә комбайнда эшләүче механизаторлар аена уртача 330 мең сум хезмәт хакы алганнар. Ә кыш айларында техниканы ремонтлаган өчен ширкать аларга ай саен 90-100 мең сум түләп тора икән. Ширкать белгечләренең уртача эш хакы 130 мең сум тәшкил итә. Көз көне кыр эшләрен төгәлләгәч, барыбыз да бергә җыелып гаиләләребез белән ел саен Ессентукига, санаторийга барабыз, ширкатебез чыгымнарны тулысынча үз өстенә ала, ди Равил Аделов. Шуңа да карамастан, хуҗалыкта кадрлар җитеп бетми – трактор һәм комбайннарда күбрәге пенсия яшендәгеләр эшли.

Игенченең, шулай ук агрономның уңганлыгы, тырышлыгы кырларыннан күренә, дип хак әйтәләр икән. “Капиталсервис” хуҗалыгы басуларында бер генә чүп үләне дә күрмәссең. Әнә, ашлык культураларын түкми-чәчми җыеп алганнар да, тракторлар җирләрне сөрү эшләренә керешкән. Ә очы-кырые күренмәгән күрше кырда көнбагыш өлгереп килә. Тиздән комбайннар монда да килеп җитәчәкләр. Болар барысы да үзенә йөкләнелгән эшне җиренә җиткереп, җаваплылык хисе тоеп башкаручы баш агроном Равил Аделовның һәм башка белгечләрнең, авыл хезмәтчәннәренең көндәлек фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсе.

“Әтием белән әниемә чиксез рәхмәтлемен. Алар бөтен тырышлыкларын куеп, безне эшкә өйрәтеп үстерделәр, барыбызга да институтларга керергә һәм югары белем алырга ярдәм иттеләр. Рөстәм абый мединститутны бетереп, гомере буе Николаевка район хастаханәсендә хирург булып эшли. Рафик энем минем юлны сайлады – авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, хәзерге вакытта Новоспасское технологик техникумында студентларга белем бирә, тәҗрибәле агроном буларак җирне эшкәртү – агрономия серләренә төшендерә”,- ди Равил Аделов.

Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Равил Яхъя улының гаилә тормышы да түгәрәк. Пар канаты – хатыны Рәмзия Наил кызы Тепловка авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Мәхәббәт җимешләре – кызлары Регина Новоспасское урта мәктәбендә балалар укыта. Ул гаилә корып, әти-әнисенә ике онык – Денис белән Олесяны бүләк иткән.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*