Түбән Кама бүлеге оештырылуга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган тантананың пленар утырышы Бакый Урманчы исемендәге 2 нче гимназиясендә башланып китте. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде, активистларга рәхмәт хатлары тапшырды. БТКның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев шәһәрдә еллар дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады.
Тантанага шулай ук күрше районнардан җирле оешма җитәкчеләре дә килгән иде. Катнашучылар өчен күргәзмәләр, остаханәләр оештырылды. Әлеге программа җыр-биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды.